Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы үз ансамблен оештыра
Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы үз ансамблен оештыра

Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы үз ансамблен оештыра

2 октябрьдә студент кызлар һәм төрле тармакта эшләүче ханымнар Халыклар дуслыгы йортында беренче репетициягә җыелды.  Шөгыльләнүдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова катнашты

Беренче дәрестә үк тәҗрибәле белгеч “Ай, былбылым” мисалында ике тавышка җырлау мөмкинлеген тикшерде. Шунда ук репертуар каралды һәм җыелу көннәре килешенде.
Сәхнә киемен сайлауны да озакка сузмаска булдылар. Бу теманы “Ак калфак”ның яңа җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина татар конгрессы кабинетында җыелышта дәвам итәргә чакырды.

Сүз башында күрше Зәй районында булып узган чараны искә төшерделәр. Катнашучыларыбыз соклануларын яшерми, халкының кунакчыллыгы зур тәэсир калдырган. Һәрберсе шул төбәккә генә хас йолалар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Алдагы эшләр буенча тәкъдимнәр каралды. Ансамбльгә исем бирүгә әйләнеп кайтачаклар әле, чыгышлар өчен күлмәк тукымасын шунда ук сайладылар. Гөлсинә ханым күрсәтү өчен үрнәкләр җыелмасын әзерләп килгән, ә чигү бизәлешенә икенче җыелуда тукталачаклар, чөнки алда кул эше түгәрәге турында аерым сөйләшү көтә.

Әлфия Хафизова,
Түбән Кама.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*