М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры 28нче сезонын ачты. Бу бәйрәм белән котларга Оренбур өлкәсе мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, башка кунаклар җыелды. Зал театр сөюче тамашачылар белән тулган иде. Алар яңа премьераны җәй буена түземсезлек белән көткән.

Бу драма дәһшәтле сугыш еллары турында сөйли. Әбиләребез, әниләребез кичергән авыр тормышларын сурәтли. Премьера бик уңышлы узды. Спектакльдән соң сәхнәгә артистлар һәм режиссер янына залдан мөлаем, зифа буйлы ханым менде. Ул – автор Айгөл Әхмәтгалиева иде. Артистларның уйнавы белән канәгатьлеген белдереп, ул спектакль өстендә эшләгәннәргә рәхмәтен белдерде.
Икенче көнне Айгөл Габдулла кызы шәһәребез белән танышты. Иртәнге аш “Сәлам” кафесында узды. Рөстәм Фаизрахман улы Маннанов карамагындагы бу кафеда еш кына дәрәҗәле кунакларыбызны ихтирам белән каршы алалар һәм бик тәмле татар милли ризыкларын тәкъдим итәләр.

Очрашудан соң кунакларга (Айгөл ханым тормыш иптәше һәм улы белән килгән иде) шәһәребез буенча экскурсия үткәрелде. Анда театрның әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Эльнара Каюпова һәм шәһәр тарихын белүче Әлфия Абделхаликова да катнаштылар. Аларга вакытында дан тоткан, Әхмәт бай Хөсәенов төзегән “Хөсәения” мәдрәсәсе бинасы, Кәрван-сарай мәчете, М. Җәлил һәйкәле, Милли авыл күрсәтелде. Кунакларга шәһәребез бик ошады, көне дә туры килеп, кояш елмаеп торды. Кызганычка, күп матур тарихи урыннарны күрсәтеп булмады, чөнки дусларыбызны ерак юл көтә иде. Шат күңелдә, тагын да исәнлектә очрашырга язсын диеп, кунакларыбыз белән хушлаштык.
Әлфия Абдулхаликова, педагогика фәннәре кандидаты.