Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Безгә язалар
Безгә язалар

Безгә язалар

Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезгә дуслык сәламнәре белән Бәләбәйдән Зәйфә яза.  Зур рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессына. Матур очрашулар, күңелле шигърият кичәсе, “Дөнья” студиясе тапшыруында очрашу өчен дә,  гомумән, барсы өчен дә рәхмәт! Сезгә 2017 елның 2-3 октябрендә Башкортстаннан 9 татар шагыйрәсе Казанда булып кайтканнан соң язган шигыремне дә җибәрәм.

Ихтирам белән мин Зәйфә.

 

Казаннарны барып күрдем тагын

***

Казаннарны барып күрдек тагын,

Гашыйк итте тагын Казаным.

Зур кунагы итеп каршы алды

Озатып калды биреп гамь, назын.

Урамнары буйлап хәйран калып

Йөрдек карап кичә-бүгенен;

Янә тетрәндерде, көч өстәде

Татарымның тарихы терелеп.

Һәйкәл-сыннар, мәшһүр исем-затлар…

Казан – изге Хәтер каласы;

Сөембикә..

Тукай…

Муса…

Туфан…

Горурлык һәм йөрәк ярасы.

Кибет-чәйханәләр, парк-театрлар,,,

Казан – гүзәл заман каласы.

Гашыйк җаным ничек түзде әле,

Билләһи, дим, килде каласы.

Казан Казан шул ул: татар өчен

Чишмә кебек, басар сусынын;

Төрле кыйтгаларда мөһаҗирләр

Яши аны җирсеп, сагынып.

Шәһри Казаннарга тагын барам,

Алып кайтам якты бер кочак.

Кабызасым килә һәр йөрәктә

Мәңге янар милли зур учак!

 

Зәйфә Сәлихова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*