
Франция һавасы астында туган пьеса тамашачыларны Италиянең көньяк районына – Неапольга күчерә, анда темпераментлы геройлар, биюләр… Уйнаучыларның 80% – яңа артистлар.
– Репетицияләр вакытында, тирләп-пешеп дигәндәй, мин 3 кг югалттым,- дип көлеп сөйләде “Хәйләкәр уеннары”нда төп рольне башкаручы артист Марсель Рәхмәтуллин. Сәхнәдә ул – тере көмешне хәтерләтә.
Артистларның мавыктыргыч уйнавы нәтиҗәсендә “Хәйләкәр уеннары” спектакле бер сулышта карала. Театр коллективы XVII гасыр классик комедиясен тамашачы бу юлы да җылы кабул итәр дигән өметләнә.
Ф. Әбсәламова
Оренбург