tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел”. Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткече эшләнде
«Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел”. Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткече эшләнде

«Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел”. Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткече эшләнде

Казанның Яңа Татар бистәсе зираты XVIII гасырның урталарында бистә белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шушы зиратның юл күрсәткечен төзегән. Хәзрәт “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә зиратның татар халкы өчен никадәр әһәмиятле икәнен сөйләде.

Яңа Татар бистәсе XVIII гасыр урталарында җирле хакимиятнең татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә шәһәрдә килеп чыккан янгын да моңа сәбәпче була. Бу зиратта татарның мәшһүр шәхесләре күмелгән.

Кызыксыну

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе үз вакытында Һади Такташ урамында урнашкан була. Яңа бистәгә мәдрәсә 1998 елны күчә. 1990нчы елларның азакларында чит илләрдә гыйлем алган шәкертләр Татарстанга кайта башлый. Чит илдәге имамнардан алган гыйлемнәрен нигез итеп алган яшьләрнең дин мәсьәләсендә өлкән буын белән каршылыклары барлыкка килә. Шушы сәбәпләр тәэсирендә Ильяс хәзрәт Җиһаншин татарның дин әһелләре хезмәтләрен өйрәнергә кирәк дигән фикергә килә. Шул максаттан Яңа Татар бистәсе зиратын һәм андагы мәчетләрне өйрәнә башлыйлар. Яңа Татар бистәсендә өч тарихи мәчет бар: Ал мәчет, Ак мәчет, Иске Таш мәчет.

Һәр теләгән мөселман зиратта күмелгән шәхесләрнең каберләрен таба алырга тиеш. Ильяс хәзрәт Җиһаншин шундый фикердә. Аның сөйләвенчә, хәзрәтләрнең берсе әңгәмә вакытында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтнең кая дәфен кылынганын белмәвен әйткән. Ильяс хәзрәткә дә, башкаларга да әлеге кешенең танылган шәхеснең кайда дәфен кылынганын белмәвеннән уңайсыз булып киткән. Картаны шуңа күрә дә булдырдык ди алар. Мәдрәсә хәзрәтләре картаның дәвамы да булсын дигән теләктә.

Эшкә тотыну

Татар зиратының төп капкасы мәдрәсә мәчете янында була. Хәзер ул капка, биредә завод булу сәбәпле, ябылган һәм аны башка якка күчергәннәр.

Яңа Татар бистәсе зиратының мәйданы – 26 гектар. Тарихы бик тирән. Үз вакытында бу Казанның төп зираты булган. Урын бетү сәбәпле, узган гасырның 80нче елларында рәсми рәвештә ябылган. Әмма анда кемнәрнеңдер туганнары бар, шул сәбәпле күмелү әле дә дәвам итә. Кабер булган урынга туганнарын күмү рөхсәт ителә.

Татар халкының олуг галиме Шиһабеддин Мәрҗани Яңа Татар бистәсе зиратында дәфен кылынган. Әхмәтһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә турыдан-туры бәйле булган Галимҗан Барудиның бертуган энесе Салихҗан Галиевлар да биредә күмелгән. Салихҗан Галиев үз вакытында Якуб мәдрәсәсендә дистә елдан артык гыйлем биргән һәм имам булган. Дин өчен заманнар бик авыр вакытларда мулла булганӘхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак хәзрәт Садыйков, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиевләр барысы да Яңа Татар бистәсе зиратында дәфен кылынган.

Мәдрәсә хәзрәтләре аларның каберләрен һәрдаим зиярат кыла.

Мондадыр безнең бабалар…

Хәзрәтләр һәм шәкертләр бергә беренче тапкыр 2004 елда зиярат кылып кайткан. Ул вакытта әле Габделхак хәзрәт Саматов һәм Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев исән була. Кешеләргә бөек шәхесләрнең каберләрен табу җиңел булсын өчен каберләр янында махсус билгеләр куйганнар. Башта ул билгеләр берничә кешегә генә куелган була, хәзер инде 50дән артык каберлеккә махсус билге – сары ай куелган.

Шушы тамгаларны куйганнан соң хәзрәтләр Яңа Татар бистәсе зираты картасын булдырырга кирәк дигән фикергә килә. Зиратның иске картасын табып, аның матур заманча вариантын эшләгәннәр.

Картада зиратның барлык әһәмиятле урыннары күрсәтелгән. Мәсәлән, зиратка килгән кешеләр төп капкадан түгел, машиналарын уңайлы итеп куеп, дога капкасыннан керә ала. Шул капкадан кереп бераз баргач, Габделхак хәзрәт Саматовның каберен күрергә мөмкин. Бераз үткәч, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның кабере. Тагын бераз баргач, ике мәйданчык. Беренче мәйданчыкта – Габдулла Тукай, икенчесендә – Галимҗан Баруди. Әхмәтһади Максуди һәм Мәрҗани мәчетендә эшләгән имамнар да шул тирәдә җирләнгән. Алга таба – Шиһабеддин Мәрҗани хәзрәте мәйданчыгы. Шиһабеддин Мәрҗани кабере янында дин өлкәсендә бик зур урын алып торган шәхес Сөнгатулла Бикбулатов та җирләнгән. Каюм Насыйри да шул тирәдә. Анда шулай ук танылган шәхесләр буыны – Галиевлар мәйданчыгы да бар. Мөхәммәтҗан Галиев та, Салихҗан Галиев та шунда дәфен кылынган. Мәдрәсә хәзрәтләре ишаннарның да каберләрен барлаган. 80 елларда вафат булган Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, мәсәлән, Яңа Татар бистәсе зиратында дәфен кылынган.

Зиратта татарның танылган иҗат әһелләре дә җирләнгән. Зират картасында Туфан ага Миңнуллин, Миркасыйм ага Госманов кебек шәхесләрнең каберләре күрсәтелгән. Хәзрәтләр һәм шәкертләр әлеге иҗат кешеләрнең каберләрен дә зиярәт кыла.

Зиратны тикшергән вакытта хәзрәтләр мәчет салдырган иганәче Мөхәммәтсадыйк бай Галикаевнең да каберен ачыклый.

Мәдрәсә хәзрәтләре, мөселманнар өчен Коръән укып, дога кылып китә торган мәйданчык та билгеләнгән.

Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел

Бөтендөнья татар конгрессы барлык Россия дин әһелләрен җыйгач, мәдрәсә җитәкчеселе “Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел” дигән чара кысаларында чыгыш ясый. Ильяс хәзрәт икенче майны каберләрне зиярат кылу, чистарту һәм барлау көне дип игълан итәргә тәкъдим итә.

Хәзер мәдрәсә кабер ташларын алыштыру тәкъдиме белән чыккан.

– Кабер ташларын алганнан соң каядыр чыгарып ыргыту – ул бераз вәхширәк эш. Алар 100 ел торган кабер ташлары булырга мөмкин бит. Андый ташларны да хасиятли торган урыннар булсын дип, без инде бер эпитафия музее турында да хыялланган идек. Берәр зиратта урын бирелсә, бәлки кабер ташларын куяр җир дә табылыр иде. Безнең мәдрәсәдә дистә елдан артык музей эшли, анысы сүз дә юк. Узган ел безнең олуг галимебез Галимҗан хәзрәт Барудиның 160 еллыгы булган иде. Шул уңайданТатарстан Диния нәзарәте аның кабер ташын алыштырды. Һәм шул иске кабер ташы безнең музеебызда саклана. Шул ташларны каядыр хасиятсыз урынга чыгарып куйганчы, тиешле урында сакласаң, әйбәтрәк булыр иде. Киләчәктә кабер ташлары һәм аларны ничек карап-саклап тору турында китапмы, башка нәрсәме булдырырбыз әле. Монысы планлаштырыла гына.

Ярдәм итүчеләр

Ильяс хәзрәт Җиһаншин юл күрсәткечен төзергә булышкан мәдрәсә әһелләрен атап китте.

– Үз вакытында Яңа Татар бистәсе зиратында директор булып эшләгән Роберт хаҗи Вәлиевны аерып әйтәсем килә. Ул безгә карталарны табарга, билгеләрне ясарга нык булышты. Ул каберстанда кемнең кайда җирләнгәнен дә белә, чөнки кечкенәдән үк шушы җирдә үскән. Әлеге эшне башкарганда аның роле чыннан да зур булды һәм ул һәрвакыт безгә ярдәмгә килде. Безнең мәдрәсә остазларыннан Зөлфәт хәзрәт Миңгалиевне әйтер идем. Каберлекләр архивларда исәпкә алынмаса, юкка да чыгарга мөмкин. Каберлекләрне барлар өчен, аларны архивлардан карарга, эзләп табарга кирәк. Без әлегә хәтле 80нән артык кешене исемнәре белән генә куя идек, хәзер инде халыкка мәгълүмрак булсын өчен, ул кешеләрне сурәтләре белән, кабер ташларына юл күрсәтеп куябыз. Гади кеше өчен Яңа Татар бистәсе зиратында йөрергә уңайлырак булсын өчен эшләнгән эш инде бу. Тарихи китаплар белән фәннәр академиясеннән Радик Салихов ярдәм иткән.

Юл күрсәткечләрен кайдан табып була? Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе бу мәсьәлә хакында Татарстан Диния нәзарәте белән сөйләшүләр алып бара. Нәзарәт карталарның күпмедер өлешен бастырган булган, әмма ул карталар икенче май көнне очрашу вакытында ук таралып беткән. Бераздан соң карталарны Бөтендөнья татар конгрессы да бастырып чыгарган һәм имамнарга тараткан. Карталарның тиражы күп булмаган, нибары – 1000 генә.

Зиратта – безнең халык!

Мәдрәсә җитәкчелегенең әле тагын бер бер зур хыялы бар. Алар шушы эшләрен дәвам итеп, интерактив карта булдырырга телиләр. Ул очракта аны телефоннан да бик җайлы гына карап булачак.

Мәдрәсә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Диния нәзарәте белән бергә ислам дине һәм татар дөньясы белән бәйле булган шәхесләрнең күмелгән урыннарын барлауны дәвам итә. Бу эш Татарстанда гына түгел, Россиядә дә башкарылачак.

Бу юл күрсәткечне туристлар картасы дип әйтү дөрес түгелдер. Карта кешенең тарихта эзе бар икәнен күрсәтүче мәгълүмат. Яңа Татар бистәсе зираты татар йортлары кебек чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Бу – татар халкының әсәрле, эзле урыннары. Без, шушындый шәхесләребез булган дип, горурлана алабыз. Зиратта – безнең халык. Алар – безнең танылган шәхесләр. Аларның эшләрен өйрәнсәк, беркайчан да хаталанмабыз!

Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән шәхесләр – мөселман руханиларының һәм милли рухтагы зыялыларның исемлеге (юл күрсәткеч картадагы мәгълүматлар буенча)

  1. Апанаев Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗан улы (1889-1922) – җәмәгать эшлеклесе, имам
  2. Апанаев Габдулла Габделкәрим улы – Печән базары мәчете имамы
  3. Алтынбаев Мөхәммәттаиб Шиһабетдин улы – Печән базары мәчете имамы
  4. Әмирхан Мөхәммәтзариф Хөсәен улы (1853-1921) – Иске таш мәчет имамы, җәмәгать эшлеклесе
  5. Әмирхан Хөсәен (1816-1893) – Иске таш мәчете имамы, тарихчы галим
  6. Әхмәров Шиһабетдин Шәрәфетдин улы (1882-1966) – мәгърифәтче
  7. Вәширов Таҗетдин (1831-1879) – Апанай мәчете имамы
  8. Габдуллин Сафиулла (1856-1926) – Мәрҗани мәчете имамы
  9. Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1857- 1921) – Галиев мәчете имамы, педагог, дин галиме
  10. Галиев Габдрахман Мөхәммәтҗан улы (1872-1919) – Галиев мәчете имамы, педагог
  11. Галиев Салихҗан Мөхәммәтҗан улы (1862-1932) – 10-нчы мәчет имамы, педагог, дин белгече
  12. Галикәев Габдрахман Мөхәтсафа улы (1854-1927) – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе
  13. Галикәев Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәт сафа улы (1847-1919) – сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе
  14. Галеев Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы (1832- 1909) – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыручы
  15. Габделгафаров Габделвәли (1891 елда үлгән) – Әҗем мәчете имамы
  16. Габделгафаров Хисаметдин Габделвәли улы (1849 1923) – Әҗем мәчете имамы
  17. Закиров Шамил Зиннур улы (1945-2012) – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының директоры, җәмәгать эшлеклесе
  18. Каюмов Габделхак Габделкаюм улы (1921 – 1999) – Мәрҗани мәчете имамы
  19. Максуди Әхмәтһади Низаметдин улы (1808-1941) – журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе
  20. Мәрҗани Шиһабетдин Баһаветдин улы (1818-1889) – дин эшлеклесе, тарихчы-галим, мәгърифәтче
  21. Мөхәммәтборһанетдин Мәрҗәни (1856-1916) – Мәрҗани мәчете имамы
  22. Мөштәриев Исмәгыйль Мингали улы – Мәрҗани мәчете имамы
  23. Минвәлиев Зәкәрия Минвәли улы (1936 – 2013) – имам
  24. Миңнуллин Туфан Габдулла улы (1935 – 2012) – күренекле татар драматургы, язучы, җәмәгать эшлеклесе
  25. Насыйри Гәбделкаюм Габделнасыйр улы (1825-1902) – мәгърифәтче
  26. Рәхмәнколов Гиясетдин Хәбибулла улы (1897 елда үлгән) – Зәңгәр мәчет имамы
  27. Рәхмәтуллин Исмәгыйль – Мәрҗани мәчете имамы
  28. Сагитов Габделгани (1813-1871) – Печән базары мәчете имамы
  29. Салихов Мөхәммәткасыйм Габделгалләм улы (1871-1934) – Апанаев мәчете имамы, дин галиме
  30. Салихов Габделгалләм (1832-1899) – Апанай мәчете имамы
  31. Салихов Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы (1870-1921) – Солтан мәчете имамы
  32. Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861-1915) – Солтан мәчете имамы
  33. Садыйков Габделхак Мөхәммәтсадыйк улы (1995 – 1990) – имам
  34. Саматов Габделхак Әбелгата улы (1930 – 2009) – имам, Татарстаннның Баш казые
  35. Сафиуллин Әхмәтзәки (1898-1995) – Мәрҗани мәчете имамы
  36. Сәетов Мөхәммәтшакир Хөснетдин улы (1843-1904) – № 11 мәчет имамы
  37. Сәгыйтов Исхак (1838 елда үлгән) – Апанай мәчете имамы
  38. Сәгыйтов Сәләхетдин (1875 елда үлгән) – Апанай мәчете имамы
  39. Сәгыйтов Әхмәт (1793-1867) – Галеев мәчете имамы
  40. Сәгыйтов Мөхәммәтйосыф Габдесаттар улы (1830-1909) – Галеев мәчете имамы
  41. Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы (1886 – 1913) – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе
  42. Яруллин Габделхәбир Ярулла улы (1915 – 1994) – Мәрҗани мәчете имамы
  43. Хафизов Габделхак хәзрәт (1915-1974) – имам
  44. Хәйруллин Гарифулла хәзрәт – имам
  45. Халидов Хаммад (1864 елда үлгән) – Зәңгәр мәчет имамы
  46. Халитов Мөхәммәтзакир Хаммад улы (1893 елда үлгән) – Зәңгәр мәчет имамы
  47. Халидов Әнәс Бакый улы ( 1929-2001) – филология фәннәре докторы, профессор, дөньякүләм танылган гарәп теле белгече
  48. Урманче Бакый Идрис улы ( 1897-1990) – күренекле татар җәмәгать һәм сәнгать эшлеклесе
  49. Габдулла Карый хаҗи (1886 – 1920) – татар актёры һәм режиссёры
  50. Гайнуллин Гарифулла хәзрәт (1894-1984) – күренекле имам, ишан.
Динә ЙОСЫПОВА,
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*