tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды
Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Дәүләт Советы депутатлары Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү кирәклеген билгеләп узды

Дәүләт Советында депутатлар Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, бу нисбәттән, Чистай районында күчмә утырыш уздыруны тәкъдим итте. Ул бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның музее мөшкел хәлдә булуын билгеләп узды.

Ринат Закиров фикеренчә, Чистайда татар мәдәнияте, татар тарихы дәрәҗәсенә игътибар юнәлтүгә йөз тоткан утырыш уздыру кирәк. Комитет рәисе Разил Вәлиев та Гаяз Исхакыйның туган авылында музейның начар хәлдә булуы оят күренеш икәнен таныды. Бу проблема буенча үзенең дә берничә тапкыр сүз кузгаткан булганын әйтте. Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты карары белән, музейны төзекләндерүгә 35 млн сум акча да бүлеп бирелгән, әмма әлегә кадәр бернинди эш башкарылмаган. Ул Чистайда Исхакый музеен төзекләндерү, һәйкәлен кую мәсьәләсе актуаль булганын билгеләп узды.

 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*