Мәчет тарихы
Балезино районының Падера авылы — Удмуртиянең төньяк районнарында иң зур татар авылларының берсе. Аңа 1780 нче елларда Кистем авылыннан чыккан кешеләр тарафыннан нигез салына. Беренче тапкыр авыл 1795 елда телгә алына. Җәмигъ мәчете ачылганчы авылда гыйбадәт йорты була. Авыл Кистем Җәмигъ мәчете каршындагы мәхәллә составына керә. 1891 елда Падерада мөстәкыйль мөселман мәхәлләсе барлыкка килә, анда авыл халкыннан тыш Әхмәди һәм Биктеш авылларында яшәүчеләр дә керә.
1891 елның 6 сентябрендә Вятка губернасы идарәсе карары белән авылда яңа агач мәчет төзүгә рөхсәт бирелә. Ә 1891 елның 17 сентябрендә Падера халкы губерна идарәсенә мәчет проектын раслауны сорап, гариза бирә. Шул ук елның 8 октябрендә, губернатор раслаганнан соң, проект мәхәллә кешеләре тарафыннан ышанычлы вәкил итеп сайланган Гайнулла Касимовка, төзелеш эшләрен башлау өчен, кире кайтарыла. Аллаһ йорты 1892 елда төзелә һәм Җәмигъ мәчете буларак эшли башлый. Кызганычка каршы, мәчетнең кем акчасына төзелүе турындагы тарихи документлар сакланмаган. Кайбер рәсми документларда иман йорты Касимов Гариф Закир улы акчасына төзелә дип күрсәтелә. Тик күпләр мәчетне хаҗи Касимов Госман Рамазан улы төзеткән дип саныйлар.
1894 елның 11 февралендә авылның имам-хатыйбы булып 1886 елдан бирле указсыз имам булып хезмәт иткән Мөхәммәтгариф Нурмөхәммәтов раслана. 1896 елда Оренбург Дини идарә җыелышы рөхсәте белән авылда башлангыч мәктәп ачыла, аның өчен мәхәллә кешеләре акчасына аерым бина төзелә. 1910 елда Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә анда өч сыйныфта 45 малай укый. Рус теле һәм арифметика укытыла. Ә мулла йортында 40 кыз белем ала. Мөхәммәтгариф Нурмөхәммәтов 1930 елга кадәр имам булып хезмәт итә.
Нәкъ шул чорда мөселманнар өчен авыр вакыт башлана. Тик 1930 нчы еллардагы репрессияләргә карамастан, Падера халкы хакимияткә мәчетне ябарга ирек бирмәгән. Ул — бүгенге көнгә кадәр бер генә көнгә дә ябылмаган бик аз мәчетләрнең берсе. Падера авылы мәчете анда һәрвакыт рәсми имамнарның хезмәт итүе белән дә үзенчәлекле. Хәтта Аллаһка ышанучыларны эзәрлекләгәндә дә Падера мәхәлләсен җитәкләүдән курыкмаган кешеләр табыла. Имамнарның берсенә моның өчен үз тормышы белән түләргә туры килә. Кистем мәчетенең элеккеге имамы Шәехәхмәд Шәехбаба улы Әхмәдов Падерада бер ел гына имам булып хезмәт итәргә өлгергән. 1937 елда аны ялган рәвештә спекуляциядә гаеплиләр һәм кулга алалар, 1938 елда ул Глазов төрмәсендә һәлак була.
Бары 1946 елда гына мәчет тиешле хакимият органнарында яңадан рәсмиләштерелә. Әмма мәчетне ябарга тырышулар 1970 еллар ахырына кадәр дәвам итә. Аңа карамастан, имамнар рәсми рәвештә теркәлгән мөселман дини оешмасын бетермәү өчен кыюлык һәм зирәклек табалар, үзләренә куркыныч янаса да, мәчетне җитәкләүне дәвам итәләр.
Падера авылы мәчете тарихында иң күренекле шәхесләрнең берсе — Кистемнең өченче Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәдһади Мөхәммәдтаһир улы Таһиров. Репрессияләрдән ул Дагестанда качып калган. 1956 елда авыл кешеләре чакыруы буенча Падерага күченеп кайта. Имам вазифасында ул 1978 елга кадәр эшли. Җирле хакимият бик тырышса да, нәкъ менә аның зирәклеге, акыл белән эш итүе аркасында мәчет ябылмаган. Алай гына да түгел, ул эшләгән елларда мәхәллә тулы канлы тормыш белән яши: җомга көннәрендә мәчеткә 20 һәм аннан да күбрәк, бәйрәмнәрдә 100гә якын кеше җыела торган була. Бу ул вакыт өчен шактый зур сан. Нәкъ менә 1970 елдан башлап, авырлык белән булса да, хакимият дини йортларны төзекләндерүне рөхсәт итә башлый. Мөхәммәдһади хәзрәт 1972 елда Падера авылы мәчетенең түбәсен шифер белән яптыруга ирешә.
Бүгенге көн
Шуннан соң мәчетнең агач бинасы берничә тапкыр төзекләндерелә. Әмма бернәрсә дә мәңгелек түгел. Бүрәнәләрнең түбән сафлары чери, манара авыша. Мәхәллә кешеләре чираттагы җыелыш вакытында яңа мәчет төзелешен башлау турында карар кабул итәләр. 2000 елда иске мәчет янында яңа бинага нигез салына. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында төзелеш эшләре туктап тора. Бары ун елдан соң гына, 2010 елның апрелендә төзелеш яңадан башланып китә. Ә 2011 елның 17 сентябрендә яңа мәчетне ачу тантанасы булды.
Иске мәчет архитектура һәм тарихи һәйкәл буларак калдырыла. Кызганычка каршы, 2015 елда җимерелү куркынычы янау сәбәпле, мәчет манарасын сүтәргә туры килә. Башта мәчеттә авыл музее ачарга ниятлиләр. Әмма яңа мәчеткә якын булу, ә башка урынга күчерү өчен матди мөмкинлек булмау аркасында, бу эш барып чыкмый. Ә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле органнары янгын чыгу куркынычы аркасында иске мәчетне сүтәргә күрсәтмә бирә.
Шуннан соң мәчеткә йөрүчеләр бинаның киләчәк язмышы турында берничә тапкыр бәхәсләшәләр. Хәтта бер фермер хуҗалыгына сатарга да телиләр. Бары тик Удмуртия мөфтие һәм «Лудорвай» музей-тыюлыгы җитәкчелеге ярдәме белән генә мәхәллә кешеләрен һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен әлеге уйланылмаган адымны ясаудан кире күндерә алдык. Ә ул безнең республика өчен чыннан да, уникаль бина. Беренчедән, бүгенге көндә XIX гасырга караган җәмәгать биналары бик аз сакланган, ә мәчетләр бигрәк тә. 1930 елга кадәр безнең төбәктә 30дан артык мәчет эшләсә, безнең көннәрдә республикада борынгы мәчет биналары нибары берничә генә сакланып калган. Ә эшләүче һәм манаралары белән сакланып калган Аллаһ йорты нибары икәү генә: Глазов районының Татар Парҗысы һәм Алнаш районының Татар Тоймабашы авылында. Шуңа Күрә «Лудорвай» музей-тыюлыгы территориясенә Падера авылы мәчете бинасын күчерү һәм реконструкцияләү идеясе бәяләп бетергесез мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия. Мондый карар 2020 елның 17 гыйнварында Падера авылы мәхәлләсенең гомуми җыелышында кабул ителде. Моның өчен музей-тыюлык җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итүләре, үҗәт һәм сабыр булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Берничә ел элек музей-тыюлыкка Биктештән янгын каланчасы күчерелгән иде. Аллаһ насыйп итеп, аның янында мәчет тә торгызылса, һичшиксез Падера халкы өчен бик зур шатлык һәм горурлык булыр иде.
Әлбәттә, мәчет бинасын куллануның үз кагыйдәләре дә бар. Беренче чиратта, мәчеттә сувенирлар, ашамлыклар, спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү алып барылырга тиеш түгел. Мәчет бинасы Ислам һәм татар мәдәнияте тарихы буенча музей мәйданчыгы сыйфатында гына файдаланылырга тиеш. Башка максатларда, мәсәлән, офис бүлмәсе, кафе яки кунакханә кебек куллану тыела.
«Лудорвай» музей тыюлыгында нәкъ менә Падера мәчете бинасын реконструкцияләү юкка түгел. Беренчедән, мондый тарихи әһәмияткә ия булган, 120 ел дәвамында ишекләре бер көнгә дә ябылмаган иман йортлары республикада башка юк диярлек. Мәчетнең эчке өлеше дә сакланган. Мәсәлән, михраб һәм аның бизәлеше, зур гыйбадәт залының эчке агач тышлыгы. Мәчетнең тышкы ягы һәм манарасы (кызганычка каршы ул сакланмаган) иске фотосурәтләр буенча реконструкцияләнәчәк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Падера авылы мәчете Идел буе татарларына хас булган бина үрнәге булып тора.
Булачак музейда Ислам, мәдрәсәләр тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән төрле экспозицияләр урын алачак. Бер зал намаз уку бүлмәсе буларак эшләнеләчәк. Мәгълүмат еллар дәвамында баеп торыр дип ышанам.
2022 елга кадәр мәчет музей буларак торгызылып җитсә, бик яхшы булыр иде, чөнки нәкъ бер елдан бөтен Россия күләмендә бик зур юбилей үткәрү планлаштырылган — борынгы болгар бабаларыбызның үз теләкләре белән рәсми рәвештә Исламны кабул итүләренә 1100 ел тула.
Шул тантана уңаеннан Республика күләмендә юбилей чарасын «Лудорвай»да үткәрү бик уңайлы булыр иде.
Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам мөхтәсибе