tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида М. Җәлилгә багышланган шахмат буенча турнир узды

Ульяновскида М. Җәлилгә багышланган шахмат буенча турнир узды

Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлап “ Җәлил айлыгы” игълан иткән иде. Аның кысаларында бер ай дәвамында төбәк мәктәпләрендә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында бик күп чаралар узды. Кайдадыр батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтсә, Ульяновскида исә шагыйрьгә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды. Өлкә татар мәдәният үзәгендә узган бәйгенең кайбер мизгелләре һәм катнашучылары хакында безнең бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин материалында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*