tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфган татарларын милләт буларак электрон паспортка керттеләр
Әфган татарларын милләт буларак электрон паспортка керттеләр

Әфган татарларын милләт буларак электрон паспортка керттеләр

Моңарчы Әфганстан татарлары бала туганнан соң, туу турындагы таныклыкка аның милләтен татар дип яза алмады. Чөнки алар милләт буларак Конституциягә кертелмәгән. Әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап, Әфганстандагы татар депутатлары Парламентка мөрәҗәгать иткән иде. Һәм андагы депутатлар имза җыеп, Ислам республикасы Президентына хат юллый.

Мәсьәләнең беренче мөһим этабы хәл ителде, бүгеннән Әфганстан татарлары электрон паспортларга “татар” дип милләтен яза ала. Бу хакта Әфганстан татарлары лидеры, Парламент депутаты Мәхдум Абдулла Мөхаммәди хәбәр итте.

Әфганстан татарлары Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга тели. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алар белән берничә тапкыр телекүпер аша очрашулар уздырды. Анда Ислам республикасының төрле провинцияләрендә яшәүче татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, депутатлар, яшьләр катнашты.

Очрашу вакытында, татарлар милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбыз, мәдәниятебезне, татар телен өйрәнергә теләүләрен әйттеләр. Әфганстан балаларына Татарстанга килеп белем алу мөмкинлеге булмасмы дигән үтенечләрен дә җиткерделәр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итәчәк дип белдерде. Киләсе атнадан әфган татарлары өчен онлайн-курслар да башланачак.

Әфганстан татарлары лидеры, Парламент депутаты Мәхдум Абдулла Мөхаммәди белдергәнчә, хәзер татарларны милләт буларак Конституциягә кертү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*