tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парау данын еракларга тараткан галим
Парау данын еракларга тараткан галим

Парау данын еракларга тараткан галим

Тукай иҗатын җентекләп өйрәнгән галим, әдәбият белгече, язучы, драматург, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан АССР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы каһарманы Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырабыз.

Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Мәләкәс районы Парау авылында туа. Әлеге авыл 1780 елда Парау – Боровка елгасы буенда барлыкка килә, ул вакытта анда 200 ясаклы татар, 10 чукындырылган татар яшәгән. Соңрак Парау Сембер наместниклыгының Ставрополь өязенә керә. 1786 елда бу авыл Сембер губернасы карамагына тапшырыла. Ә 1851 елда Самара губернасына күчерелә. 1900 елда Парауда 329 йорт, 815 ир-ат һәм 831 хатын-кыз исәпләнә, ике мәчет, татар мәктәбе, поташ заводы, өч су тегермәне эшли. Авыл ел саен киңәя бара. 1910 елда инде йортлар саны – 422гә, халык саны 2 меңгә кадәр җитә.

Булачак профессорның әтисе авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Тәҗрибәле белгеч буларак халык мәгарифе бүлеге аны төбәкнең төрле авылларына җибәрә. Анда ул җәмәгатьчелек эшләре белән актив рәвештә шөгыльләнә: халыкка лекцияләр укый, авыл клубларында комсомол активистлары белән бергә спектакльләрдә уйный, 1921-1922 елларда Тупли мәктәбендә үзенең дусты Ибраһим Гильманов белән бергә ятим балалар өчен приют оештыра. Ә әнисе – чибәр Нәваль апа гомере буе гаилә учагын кадерләп саклый, искиткеч оста тегә һәм дару үләннәре җыю белән мавыга.

Әти-әнисе авылдан авылга күченеп йөргәнгә, булачак язучыга төрле мәктәпләрдә укырга туры килә. Мәсәлән, җиденче классны ул Яңа Малыклы районы Әбдери авылында тәмамлый. Аннары Мәләкәс урта мәктәбенә юл тота. Әмма әтисе 44 яшендә кинәт вафат булуы сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. Биш бала белән ялгызы утырып калган мескен әнисе олы улын Яр Чаллыда яшәүче бертуганы янына озата. Абыйсының киңәшен истә тотып, Ибраһим Казан мех техникумына укырга керә. Максатчан һәм тырыш егет парашют, кыллы уен кораллары түгәрәкләренә йөрергә дә мөмкинлек таба. Ул тиз арада мандолина белән скрипкада уйнарга өйрәнә, шуннан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә думбрачы булып эшкә урнаша. Аңа татар халык уен кораллары оркестрында чыгыш ясарга насыйп итә.

Үз алдына зур максатлар куйган якташыбыз техникумны тәмамларга өлгерә алмый – 1941 елда дүртенче курс студенты доброволец булып фронтка китә. Октябрь аенда аны Саратов өлкәсенең Мариенталь авылында булдырылган 7 нче һава-десант корпусына юнәлтәләр. Ике айдан соң әлеге корпусны Мәскәүгә күчереп, Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе һәм авиация, авиатехника институтлары биналарына урнаштыралар. Нуруллин шушы корпус карамагындагы  34 нче гвардияле укчылар дивизиясенә пулеметчы итеп билгеләнә. Озакламый аларны Сталинград хәрби округына озаталар. 34 нче дивизиянең беренче эшелоны Әстерхан шәһәренә килеп төшә. Олинг торак пункты өчен бәрелешләр вакытында якташыбыз каты яралана. Мина кыйпылчыгы ашык сөяген чәрдәкли һәм аңа бер елга якын Әстерхан эвакогоспитальләрендә дәваланырга туры килә. Башта аягының зарарланган өлешенә ампутация ясыйлар, әмма ул ничек тә төзәлми, шуңа күрә хирурглар җирле наркоз астында кабат операциягә алынырга мәҗбүр була. Госпиталь палатасында да ул вакытын бушка уздырмый – Н.А.Добролюбов, Д.И.Писарев, Н.Г.Чернышевский әсәрләрен укый.

1943 елның октябрендә госпитальдән чыккач, туган авылы Парауга кайта һәм җидееллык мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Мөгаллим хезмәте ошаса да, күңеле белән һәрчак Казанга омтыла. Нәкъ менә шул чорда ул үзенең беренче хикәяләрен яза һәм алар “Совет әдәбияты” журналында басылып чыга. Ибраһим Зиннәт улы әдәбият эше белән җитди рәвештә шөгыльләнү, зур язучы булу турында хыяллана. Һәм аның хыялы тормышка аша – Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керү бәхетенә ирешә. 1953 елда шушы югары уку йортында өлкән укытучы, татар, рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты буларак эшкә керешә. 1968 елда филология фәннәре докторы статусына ия була, ә 1970 елда профессор дигән гыйльми дәрәҗә бирелә.

Кечкенә генә Парау авылыннан чыккан профессор гомеренең күпчелек өлешен ГабдуллаТукай иҗатын өйрәнүгә багышлый. Студент булып йөргән вакытта ук инде әлеге юнәлештә беренче адымнарын ясый. Аспирантурада укыган чакта якташыбыз Г.Тукайның әдәби-эстетик карашларын өйрәнү проблемасы өстендә эшли.

Яшь галим фәнни тикшеренүләре барышында мәшһүр әдибебезнең шигъри дөньясына кереп чума. 20 нче гасырда Ибраһим Нуруллин Тукайны өйрәнүгә бәһасез өлеш кертә һәм тукайчы-галим буларак таныла, олы хөрмәт казана. Тукай исеменә бәйле архив материаллары (истәлекләр, хатлар, кулъязмалар) белән танышу галимгә шушы юнәлештә фундаменталь хезмәтләр язу һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнү өчен илһам алу мөмкинлеге тудыра.

Узган гасырның алтмышынчы еллары ахырында ул документаль-биографик жанрдагы әдәби әсәрләр иҗат итүгә керешә. Биографик фактларга таянып, иҗади фантазия белән канатланып, ул “Тукай Петербургта” (1965 ел) һәм “Тукай турында хикәяләр” (1971 ел) дип исемләнгән китапларында бөек әдипнең якты образын тудыра. Ул Г.Тукайның тормыш драмасын, хис-кичерешләрен, тойгыларын бөтен тирәнлеге һәм барлыгы белән тасвирлауга ирешә. “Габдулла Тукай” (1979 ел) дип аталган документаль романы – якташыбызның иң саллы, искиткеч бай эчтәлекле әдәби һәм фәнни хезмәте.

Сиксәненче елларның икенче яртысында безнең илдә демократик үзгәрешләр башланып китә. Алар галимнәргә моңа кадәр билгеле фактларга яңача карау һәм бәя бирү мөмкинлеге тудыра. Ибраһим Нуруллин шушы форсаттан файдаланып, Гаяз Исхакый турында материалларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максаты куя. Татар халкы бөек прозаик һәм драматургның әдәби һәм рухи мирасын белергә тиеш, дип саный ул. Якташыбыз советлар заманында бөтенләй онытылган язучының мирасын кайтару максатында бик күп көч һәм тырышлык куя. Ибраһим ага күптән әзерләп куйган китабын яңа исемнәр, әлегә кадәр халыкка билгеле булмаган фактлар белән тулыландыра. Кызганычка каршы, авторның данлыклы китабы үзе үлгәннән соң гына укучыларга барып ирешә. Ул 2000 елда дөнья күрә. Әсәрнең исеме дә үзгәртелә – “Моңлы саз чыңнары” дип атала.

Безнең якташыбыз Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай чакыруы буенча Төркиядә иҗади сәфәрдә булып кайта. Ул архивларда эшли, язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар туплый, Исхакыйның замандашлары һәм фикердәшләре белән очраша һәм чит илдә басылып чыккан бик күп китаплар һәм мәкаләләрнең күчермәләрен алып кайта. Исхакый иҗатын өйрәнүчеләр арасында ул беренчеләрдән булып Истанбулда Гаяз әфәнденең каберен зиярәт кыла һәм сәдакалар бирә. Төркиядән кайтканнан соң, Казан матбугатында Ибраһим Нуруллинның  Г.Исхакый иҗаты, аның туганнары һәм якыннары турында мәкаләләр, истәлекләр басылып чыга. Дөреслек, хакыйкать өчен көрәшүче Ибраһим ага кунаклары, хезмәттәшләре һәм танышлары белән һәрвакытта да бары тик Исхакый турында гына сүз алып бара. “Без өчәү яшибез: мин, ирем һәм Исхакый”,- дип шаярта хатыны Розалина Мәрдән кызы.

Ибраһим Нуруллин 1995 елның 1 июлендә Казанда вафат була. Ул мәркәзебезнең Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән. Бөек язучы гомеренең күпчелек өлешен Казанда уздырса да, Парау халкы аны онытмый, аңа бәйле истәлекләрне кадерләп саклый. Профессор истәлегенә багышлап ел саен авыл китапханәсендә күргәзмә оештырыла, Нуруллин хөрмәтенә авылда миләш агачлары аллеясы утыртканнар.

И.ХАСИБОВ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*