tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 2 нче туры узды
Уфада “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 2 нче туры узды

Уфада “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 2 нче туры узды

Бүген, 16 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең Башкортстан зонасы – 2 турга үткән конкурсантларның эшләрен бәяләү булды.

Жюри рәисе – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов. Жюри әгъзалары Башкортстан һәм Татарстан республикаларының Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрь, Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, шагыйрә, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

“Җәлил укулары” фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелгән Халыкара әдәби бәйге. 2020 елда әдәби бәйгенең Башкортстан зонасында сайлап алу туры пандемия шартларында онлайн рәвештә үткәрелде. 3 этап – ярымфиналга үткән катнашучыларның видеоязмалары Татарстан Республикасында оештыру комитеты тарафыннан, жюри катнашлыгында бәяләнәчәк.

Гөлшат Сафина, Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*