tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярдәм” хәйрия фондында матбугат очрашуы узачак
“Ярдәм” хәйрия фондында матбугат очрашуы узачак

“Ярдәм” хәйрия фондында матбугат очрашуы узачак

2020 елның 17 декабрендә 10:30 да «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды чатырында “Ярдәм” фондының «Бер-беребезгә булышыйк» социаль проекты тәмамлануга багышланган йомгаклау матбугат очрашуы уза. Әлеге проект Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңү яулаган иде. Матбугат очрашуының бурычы – җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү һәм аларга тормышта җайлашу белән бәйле мәсьәләләргә җәлеп итү.

2019 елның октябрендә әлеге проект 2019 елда Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантларын бирү өчен икенче тапкыр уздырылган бәйгесендә җиңү яулады. Грантның күләме – 4 883 870 сум, проектны “Ярдәм” фонды тарафыннан финанслау күләме – 3 632 385 сум. Проектны тулаем финанслау – 8 516 255 сум. “Бер-беребезгә булышыйк” проекты 2020 елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырыла. Проект кысаларында РФ Президенты гранты хисабына Россиянең төрле төбәкләреннән 125 кеше белем алды һәм тернәкләндерү узды.

“Бер-беребезгә булышыйк” проектының максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне – арбада һәм култык таяклары белән йөрүче авыруларны, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерү курслары ярдәмендә тормышка җайлашырга һәм анда үз урынын табарга, үзләрендә булган җитешсезлекләрне ничек бар – шулай кабул итеп, башкалар белән уртак тел табып яшәргә өйрәтү.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү – җәмгыятьнең мөһим бурычы. “Бер-беребезгә булышыйк” проектының җитәкчесе, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан тернәкләндерү курслары өчен уникаль методика эшләнде.  Нәтиҗәдә бу курсларда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышларын җиңеләйтергә, төшенкелектән котылырга, тормышка җайлашырга, иҗат белән шөгыльләнергә, физик һәм психологик яктан ныгырга мөмкинлек бирә.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча тернәкләндерү курслары 2016 елдан бирле уздырылып килә. Бу вакыт эчендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, курсларда 400 дән артык кеше уңышлы белем алды, тернәкләнү узды.

Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова, “Уңайлы мохит” программасы буенча җәмәгать инспекторы Кадыйров Марат Рафаэль улы, “Бер-беребезгә булышыйк” социаль проектын тормышка ашыруда ярдәм итүче партнерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм курсларда тернәкләнү узучылар катнаша.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*