tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яратып туялмадым»: Кариев театрында янәдән премьера
«Яратып туялмадым»: Кариев театрында янәдән премьера

«Яратып туялмадым»: Кариев театрында янәдән премьера

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры көтеп алынган чираттагы премьерасын тәкъдим итә. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов яшь драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Яратып туялмадым» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакльнең рәссамы – Б. Урманче һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гыйлванов, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин.

Спектакль беренче татар хатын-кыз актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы көннәрен сурәтли. Вакыйгалар психоневрологик интернатта бара.Спектакль барышында татар актрисасының гомер азагында үз милләтенә, халкына ни дәрәҗәдә кадерсез булуын аңлаудан күзгә яшь килә, тамакка төер утыра. Бар гомерен, сәламәтлеген, ана булу бәхетен милләте, иле өчен корбан иткән актрисаның картлыгы шундый булырга тиешме, йә?! Соңгы тукталышы булган психоневрологик интернатта да җитәкчелек тарафыннан аңа карата котычкыч караш күрсәтелә. Яшь табиб һәм шәфкать туташының бөек актрисага карата булган җылы мөнәсәбәте Волжскаяга соңгы ролен уйнау бәхетен бүләк итә. Сәхнәне яратудан туймаган актриса өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән?! Волжскаяга төшенкелеккә бирелергә юл куймаган табиб хәтта Король булып уйнарга да риза, иң мөһиме бөек актриса гына моңсуланмасын! Кызганыч, биредә Волжскаяның кадерен гади хезмәткәрләр генә аңлый шул. Совет властена көн-төн «хезмәт» итүчеләргә дә, җитәкчеләргә дә, коллегаларына да, асрамага алган кызына да ул кирәк түгел…

Чын тормышны сурәтләгән әлеге әсәр бүгенге көн белән дә аваздаш. Иленә, халкына хезмәт итеп, үзен корбан итүче даһиларыбызның кадерен ни дәрәҗәдә беләбез? Исән чакта тиешенчә хөрмәтлибезме? Лаеклы итеп соңгы юлга озатабызмы?..

Ялгызлык. Кадерсез булу. Кимсетелү. Бу төшенчәләр белән беребезгә дә күзгә-күз очрашырга язмасын иде.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*