Пенза өлкәсе Дәгтәрнә авылында туып-үскән егет – Ренат Әбүзаровның авылдашларына 50 миллион сумга балалар бакчасы һәм мәктәп төзетеп бүләк итүе хакында сөйләгән идек.
Ә шушы көннәрдә генә Золоторевка авылында гомер итүче Рафик Ибраһимов исә Пензада яшәүчеләргә Сура елгасы буенда үзе салдырган шәһәрчектә өлкә автономиясе белән берлектә татар милли сәнгать фестивале уздырды.
Пензаның “Иярчен шәһәрчек” дип аталучы бу микрорайон янәшәсендәге Сура елгасының яр буе еллар дәвамында ташландык һәм пычрак бер куркыныч урын булып тора. Быел язын эшмәкәр Рафик Ибраһимов бу җирләрне халыкка файдалы бер мәйданчык булыр дип яр буйларын чистарта, җәяүлеләр өчен таш юллар салдыра, агачлар утырта, музыкаль фонтаннар куя.
Елга ярында әле азагына кадәр төзелеп тә бетмәгән амфитеатрдагы беренче чараны Рафик татар бәйрәме оештырудан башлый. Аның бу башлангычын өлкә татар автономиясе дә хуплап каршы ала һәм, кем әйтешли, биш куллап татар сәнгате фестивален оештыруга алына.
Менә тамаша кылырга килгәннәрне гаҗәпләндереп бирегә куелган музыкаль фонтаннардагы су беренче тапкыр татар җырына сикерә башлады.
Ә аннан соң фонтаннардагы көй-җырларны сәхнәдәге үзешчән артистлар алыштырды.
Әнә шулай дәртле биюләр белән башланып киткән фестивальгә өлкәнең биш районнынан гына да 120 артык үзешчән сәнгать остасы җыелган. Городище районы Югары Әләзән авылыннан берничә коллектив килгән. Авылның мәктәп директоры Мәрьям Дачукова сүзләренә караганда, укучы балалар күп булганлыктан, мәктәптә берничә иҗат коллективы эшләп килә икән.
Моңа кадәр җылы гына торган һава торышы үзгәреп, бүген көн салкынча булуга да карамастан, концерт программасын карарга өлкә авылларынан да байтак абый-апалар, әби-бабайлар да килгән. Кунаклар да ераклардан кайткан.
Бу якларда яшәүчеләр җыр-биюне һәм сәнгатьне дә инкарь итмичә,элек-электән үк динебезне дә хөрмәт итәләр. Уйлап кына карагыз, өлкәнең Урта Әләзән авылы гына да Россия төбәкләренә дистәдән артык мөфтине биргән сирәк авылларның берсе.
Пенза татар автономиясе күршеләре Ульяновск татарлары белән дә тыгыз элемтәдә яши. Еш булмаса да, бер-берсенең кайбер чараларында катнашырга тырышалар.
Каменка районнан килгән Рөстәм Баткаев белән Равил Такташевлар өчен әлеге фестиваль беренчесе генә түгел. Озак еллардан бирле ике авылның мәдәният йортында эшләүче бу ике егет беренче тапкыр 1983 елда сабантуй мәйданында танышалар. Хәзер бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар.
Көн кичкә алышып, кояш баер вакыт җиткәндә елга буенда тагын да суытып җибәрсә дә, халык китәргә ашыкмады, артистларга кушылып җырлады, биеде.
Рамис Сафин, Пенза өлкәсеннән