Театр сәхнәсенең артында ниләр бар икән? Бөтенләй башка чорга, башка мохиткә алып китә торган спектакльләргә декорацияләрне кем ясый? Ә костюмнар кайда саклана? Театрга килгән саен диярлек мине әнә шул сораулар кызыксындыра иде. Сәхнә арты – үзе бер серле дөнья кебек бит ул! Камал театрының постановка буенча мөдире Илшат Әминов, шул дөньяга экскурсия уздырып, кайбер серләрне ачты. Әйләнә сәхнә, әйләнә Сәяхәтне Камал театрының зур сәхнәсеннән башладык. Кич куелачак «Тормышмы бу?» спектакленең декорацияләре үз урыннарын алган, утлар көйләнгән, реквизитлар әзер иде инде ул чакта.
Илшат Әминов сөйләвенчә, спектакленә карап, сәхнә берничә сәгатьтән алып тулы бер тәүлеккә кадәр көйләнә. Андый-мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, барысы да кат-кат тикшерелә. – Моннан күп еллар элек тиз арада спектакльне алыштырдылар. Нинди спектакль куеласы булгандыр, ләкин аның урынына «Казан егетләре» булды. Шулай берзаман, егетләр печән эскерте өстендә яткан вакытта, кар ява башламасынмы! Куелырга тиешле спектакльдә кулланыла иде ул, сүндерергә онытылган, – дип искә ала Илшат. Сәхнәдә чакта төсләр турында сораштым. Әйтик, ни өчен сәхнә бизәлешендә кара төс өстенлек итә? Илшат Әминов аңлатуынча, кара – иң универсаль, игътибарны һәм утны үзенә алмый торган төс. Ә хәзерге спектакльләрдә декорацияләрнең аз булуы – яңа тенденцияме икән?
– Минимализация дисеңме? Анысы режиссердан тора. Бездә юк әле ул. Бервакыт безгә мәскәүлеләр килде. Бер сәгать һәм ике урындык белән спектакль уйнап чыктылар, – ди әңгәмәдәшем. Декорацияләр саклана торган складның да кайда икәнен күрдем. «Менә монысы – «Рәшә»некеләр, монысы – «Мөһаҗирләр», «Дуслар җыелган җирдә…» – дип санап китте Илшат Әминов. Ул аларның кайсы кайда торуын карамыйча да белә иде бугай… – Репертуардан төшеп калган спектакль декорацияләрен башка урында саклыйбыз. Алар биш ел тора әле, шуннан соң гына я сүтелә, я кулланыла, я утильләштерелә, – дип аңлатты ул. Бормалы коридорлар буйлап йөри торгач, эретеп ябыштыру цехына да күз салдык. Ә аннан иң чуар, иң «бай» урынга – костюмнар саклана торган бүлмәгә кердек. Күз алдына китерегез: иң иске костюм 1934 елгы булгач, монда аларның санын исәпләп-чутлап бетерә торган түгелдер…
«Аларның санын якынча да әйтә алмыйм», – ди инде 12 ел костюмнар өчен җаваплы Гөлсинә апа Һадиева. «Нинди генә костюмны сорасаң да, күзен йомып таба», – ди аның турында Илшат Әминов. Мондагы костюмнарның 90 проценты театрдагы тегү цехыннан чыга. Кайбер кием өлешләре сатып алына, ниндидер костюмнар заказ белән башка җирдә тектерелә. Спектакль герое кулындагы алма, банкасы белән тозлаган кыяр, скульптуралар, арыш басулары…
Без аларга артык игътибар да итмибез инде. Күпләр аларны чын дип уйлыйдыр. Ә бит аларның барысы да театрның бутафория цехында эшләүче кызларның алтын куллары белән ясала. «Сүнгән йолдызлар»дагы арышларны хәтерлисезме? 20 меңнән артык булган алар! Һәм һәр арышны аерым ясаганнар. Моның өчен студентлар ярдәме һәм 3 атна вакыт кирәк булган. Моннан тыш, һәр спектакльнең – үз касәсе, үз тәлинкәсе, үз чәйнеге, үз зонтигы, үз таягы… Кыскасы, үз реквизитлары. Аларны туплау – үзе бер маҗара, ди Илшат Әминов. Ә реквизитлар өчен театрда өч кеше җаваплы. Бер генә репетицияне дә калдырмыйлар, спектакль буена бер карандаш кына кирәк булса да, башыннан ахырына кадәр утыралар икән. «Спектакльләрне тыныч кына карый алмыйм» Илшат Әминов Камал театрында инде 22 ел эшли. Постановка буенча мөдир вазыйфасына бер еллап элек билгеләнгән, аңа кадәр ут кую өчен җаваплы булган. Белеме буенча – инженер-механик.
– Студент вакытта очраклы гына гади ут куючы булып урнаштым. Урнаштым да, театр җибәрмәде. Театрда эшләрмен дип күз алдына да китермәгән идем, дөресен әйткәндә, – ди әңгәмәдәшем. Бер сәгатьләп кенә артыннан ияреп йөрсәм дә, эшенең, беренчедән, бик җаваплы, икенчедән, техник яктан да, оештыру җәһәтеннән дә катлаулы булуын аңладым. Театрда эшләгәч, иҗади фикерләү дә кирәк бит әле.
– Без эшне читкаларга кадәр үк башлыйбыз. Рәссам сызган макетка яки ул әйтеп торып, үзебез сызган макетка нигезләнеп эшлибез. Һәр репетицияне карыйбыз, үзгәртәсе урыннарны бергәләп үзгәртәбез, – ди Илшат. «Эштән тыш театрга йөрисезме?» – дип кызыксынам. – Йөргәлим. Әмма спектакльләрне тыныч кына карый алмыйм. Бу декорацияне ничек ясадылар икән? Монда ут каян төшә икән? Кич буе әнә шул хакта уйлап утырам, – дип көлә ул. Постановка өчен җаваплы итеп билгеләнгәч, 4 спектакль чыгарганнар. Сәхнә бизәлеше ягыннан Илшат Әминовның үзенә иң ошый торганы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (реж. – Фәрит Бикчәнтәев) спектакле икән. «Катлаулылыгы белән ошый ул миңа», – ди Илшат. *** Сәхнә арты серләре моның белән генә бетмәде, билгеле. Ләкин барысын да сөйләсәң, кызыгы калмый аның.
Чыганак: vatantat.ru