tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшлекле сәфәргә юлланган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты
Эшлекле сәфәргә юлланган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты

Эшлекле сәфәргә юлланган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты

4-6 март Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе В. Г. Шәйхразыев кушуы буенча формалашып, эшлекле сәфәргә юллаган делегация Волгоград өлкәсендә булып кайтты.

Сәфәр барышында БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Разил Зиннәтуллин, мәгариф министрлыгы милли мәгариф җитәкчесе Илгиз Халиков, мәгариф министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, КДУ өлкән мөгаллиме, доцент Кадрия Фәтхуллова, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге Зәй гимназиясе директоры Марат Мөмәтханов Ленин районы Мәләй төп белем бирү мәктәбе, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында булдылар. Биредә алар татар теле укытылу өчен шартлар белән таныштылар, телне укытуга бәйле актуаль сорауларга семинар-киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә татар җәмәгатьчелеге,мохтарият, район мәгариф идарәсе вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Шундый ук чаралар Кече һәм Олы Чапурники авылларында, мәктәпләрендә үткәрелде.
Очрашуларның нәтиҗәләренә килгәндә, татар телен укытуда, чыннан да,кыенлыклар бар икәнлеге ачыкланды. Китаплар җитмәве, тиешле дәрәҗәле квалификацияле укытучылар булмавы һ.б.
Әлеге җитешмәүчәнлекләрне бетерү өчен БТК Башкарма комитеты һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төрле яклы ярдәм күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*