12 августта Пермь шәһәрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зарипов Хәрис Хәмис улының олы юбилее – 100 яшьлеге билгеләнеп үтте. Юбилярны Пермь хакимияте, шәһәрнең ветераннар оешмасы, милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин котлады.
Хәрис Зарипов барлык тәбрикләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.