tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Уйнагыз, гармуннар”га килүчеләр дистәләрчә тапкырга кимегән
“Уйнагыз, гармуннар”га килүчеләр дистәләрчә тапкырга кимегән

“Уйнагыз, гармуннар”га килүчеләр дистәләрчә тапкырга кимегән

Сорнай ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә килүчеләр дистәләрчә тапкыр кимегән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Иске Казан Түгәрәк уены” фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, “Уйнагыз, гармуннар” фестивале беренче тапкыр 1986 елда Тукайның 100 еллыгына багышланып үткәрелгән.
“Без ул вакытларда бер мәйданга 2 меңләп гармун җыя алдык. Шул вакыттан бирле “Уйнагыз, гармуннар” фестивале ничек кирәк шулай сөйрәлеп килә хәзерге көнгә кадәр. Бүген гармунда уйнаучылар аз бит. Уздыралар аны, бер төркем уйнаучылар гына уйныйлар да, академия театры янына җыйналышып, шуның белән бетте-китте. Бер 50-60 гармунчы җыеламы юкмы, билгесез”, – ди Ринат Гыйләҗев.
Ринат Гыйләҗев фикеренчә, тальян гармун татар халкының йөзе булырга тиешле уен коралы.

“Быел бик шатландым, “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә безне дә чакырдылар. Бу фестивальне тагын зурдан кубып, зурайтып эшләргә исәпләре бар, шөкер. Моны бетерергә ярамый. Тальян гармун ул безнең горурлыгыбыз, безне данлый торган әйбер. Татар халкының иң зур уен коралы”, – диде Ринат Гыйләҗев.
“Татарстанда гармуннар, гармунчылар бар әле. Моны дәвам итәргә кирәк. Без бүтән уен кораллары белән мактана алмыйбыз. Тальян гармун безнең йөзебез була ала”, – дип ышанычын белдерде ул.

Айгөл Шәйхлисламова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*