Бүген бөтендөнья Татарча диктант акциясенә кушылып Пермь шәһәре дә диктант язды. Диктант язарга 12 кеше килде. Алар арасында иң яше 13 яшьле Алсу Ганиева иде. Ә инде олыларның олысы Халиуллина Роза апа. Шәһәребезнең күренекле шәхесе – мультиинструменталист Минтагиров Нәгыйм абый да “Татарча диктант”та катнашты. .
Нәгыйм абый үзе генә түгел, баянын да алып килгән иде. Диктантны язып бетергәч, баян моңнарына кушылып, чәйләр шургыта-шургыта, рәхәтләнеп җырладык.
Шулай ук Пермь краенда акциягә районнар да кушылып язды.
Киләсе елга планнарыбызда районнар санын, шулай ук Пермьдә үзендә диктант язучылар санын күбәйтү, зурайту.
Пермь татар яшьләренең “Чәк-чәк” оешмасы вәкиле Галимов Рөстәм