tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьда “Татарча диктант”ка баян белән килгәннәр

Пермьда “Татарча диктант”ка баян белән килгәннәр

Бүген бөтендөнья Татарча диктант акциясенә кушылып Пермь шәһәре дә диктант язды. Диктант язарга 12 кеше килде. Алар арасында иң яше 13 яшьле Алсу Ганиева иде. Ә инде олыларның олысы Халиуллина Роза апа. Шәһәребезнең күренекле шәхесе – мультиинструменталист Минтагиров Нәгыйм абый да “Татарча диктант”та катнашты.  .

Нәгыйм абый үзе генә түгел, баянын да алып килгән иде. Диктантны язып бетергәч, баян моңнарына кушылып, чәйләр шургыта-шургыта, рәхәтләнеп җырладык.
Шулай ук Пермь краенда акциягә районнар да кушылып язды.

Киләсе елга планнарыбызда районнар санын, шулай ук Пермьдә үзендә диктант язучылар санын күбәйтү, зурайту.

Пермь татар яшьләренең “Чәк-чәк” оешмасы вәкиле Галимов Рөстәм

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*