800 еллык Түбән Новгород тарихында җирле губернатор Глеб Никитин тәкъдиме белән 9 июльдә беренче Идел буе Сабан туе узачак. Нәкъ менә шул милли бәйрәмебезнең югары дәрәҗәдә үтүе өчен җаваплы булган Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), шәхсән аның җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгородка эш сәфәре вакытында кайбер татар авыллары белән танышып узды.
20 июнь көнне хөрмәтле кунакны Пильна округы җирлегендә өлкә татар автономиясе җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафик Фаттахетдинов һәм Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуриманов каршы алды. Алар һәм өлкә руханилары лидеры Гаяз хәзрәт Закиров Васил Габделгаяз улын борынгы мөгаллимебез Хөсәен Фәезханов башлангыч белем алган Сафаҗайның тарихи мәчете белән таныштырдылар һәм мәктәп белән балалар бакчасында булдылар.
Кызыл Октябрь округы башлыгы Ринат Жалялов һәм аның делегациясе БТК җитәкчесен Мәдәнәнең Рәшидә мәчетендә каршылады. Васил Габделгаязович зур кызыксыну белән мәчетне карап чыкты, өлкә имамнары мәҗлесендә катнашты. Өлкәбездә Рәшит Ваһапов елы игълан ителү уңаеннан, аның туган авылы Актукта булды, Уразавылга тукталып үтте һәм Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр мемориалы белән танышты.
Сергач җирлегендә хөрмәтле кунакны округ депутатлары рәисе Равил Мангушев озатып йөрде һәм Татар радиосы белән “Туган як” газетасы редакцияләре белән дә таныштырды.
21 июнь көнне Васил Шәйхразыев Түбән Новгородта Идел буе сабан туе кысаларында Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы урнаштырылачак бинаны, өлкә татарлары ихтыяҗына бирелгән зур таш йортны һәм Ярминкә мәчете төзелеше урыннарын карады, Сабан туе булачак паркта өлкә губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев рәислегендә узган оештыру комитетының күчмә утырышында катнашты.
Олег Әндәрҗанов.