tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пильна-Кызыл Октябрь-Сергач-Түбән Новгород
Пильна-Кызыл Октябрь-Сергач-Түбән Новгород

Пильна-Кызыл Октябрь-Сергач-Түбән Новгород

800 еллык Түбән Новгород та­рихында җирле губернатор Глеб Ни­китин тәкъдиме белән 9 июльдә беренче Идел буе Сабан туе узачак. Нәкъ менә шул милли бәйрәмебезнең югары дәрәҗәдә үтүе өчен җаваплы булган Бөтендөнья татар кон­грессы (БТК), шәхсән аның җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгородка эш сәфәре вакытында кайбер татар авыллары белән танышып узды.

20 июнь көнне хөрмәтле кунак­ны Пильна округы җирлегендә өлкә татар автономиясе җитәкчесе Мирзәхләм Абдул­ганиев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынба­сары Рафик Фаттахетдинов һәм Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуриманов каршы алды. Алар һәм өлкә ру­ханилары лидеры Гаяз хәзрәт Закиров Васил Габделгаяз улын борынгы мөгаллимебез Хөсәен Фәезханов башлангыч белем ал­ган Сафаҗайның тарихи мәчете белән таныштырдылар һәм мәктәп белән балалар бакчасын­да булдылар.

Кызыл Октябрь округы башлы­гы Ринат Жалялов һәм аның делегациясе БТК җитәкчесен Мәдәнәнең Рәшидә мәчетендә каршылады. Васил Габделгаязович зур кызыксыну белән мәчетне карап чыкты, өлкә имамнары мәҗлесендә катнаш­ты. Өлкәбездә Рәшит Ваһапов елы игълан ителү уңаеннан, аның туган авылы Актукта бул­ды, Уразавылга тукталып үтте һәм Пашат белән Семочки ара­сындагы шәһитләр мемориалы белән танышты.

Сергач җирлегендә хөрмәтле кунакны округ депутатлары рәисе Равил Мангушев озатып йөрде һәм Татар радиосы белән “Ту­ган як” газетасы редакцияләре белән дә таныштырды.

21 июнь көнне Васил Шәйхразыев Түбән Новгородта Идел буе сабан туе кысаларында Рәшит Ваһаповка истәлек так­тасы урнаштырылачак бина­ны, өлкә татарлары ихтыяҗына бирелгән зур таш йортны һәм Ярминкә мәчете төзелеше уры­ннарын карады, Сабан туе булачак паркта өлкә гу­бернаторы урынбасары Андрей Гнеушев рәислегендә узган оеш­тыру комитетының күчмә утыры­шында катнашты.

Олег Әндәрҗанов. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*