Анапа шәһәрендә “Безнең җәй” халыкара сәнгать конкурсы-фестивале узды, анда Колай авылыннан Аделина Гыйльфанова катнашты. Ул Татарстан Республикасыннан бердәнбер катнашучы булган. Аның белән бергә илнең төрле почмакларыннан: Новосибирск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Волгоград вәкилләре көч сынашты.
Нәтиҗәдә, Аделина 2 әсәр өчен «Нәфис сүз» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук махсус приз да алды.