tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанның 18 нче гимназиясендә өч йөз укучыга исәпләнгән өстәмә корпус ачыла

ВИДЕО: Казанның 18 нче гимназиясендә өч йөз укучыга исәпләнгән өстәмә корпус ачыла

Төзелешне Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тота. Хәзер мәктәптә укучылар саны ике ярым тапкырга диярлек күбрәк, бик тыгызга туры килә. 5-11 сыйныф укучылары күрше мәктәптә укырга мәҗбүр. Яңа бина укучыларга урыннар җитмәү проблемасын хәл итәр дип көтелә.

Өч йөз укучыга исәпләнгән яңа корпус мәктәптәге киеренкелекне киметер дип ышаналар. Хәзер гимназиядә алты йөздән артык бала укый, ә проект буенча ул 240 балага гына исәпләнгән. Башлангычлар төп мәктәптә, калганнары күрше мәктәптә укый. Ике бина арасында балалар һәм укытучылар йөгереп йөрергә мәҗбүр. Гимназиядә өлкән сыйныф укучылары төшке аш белән туклана, информатика, музыка дәресләре дә бара. Ә тиздән мондый планнан тыш физкультура белән шөгыльләнү тәмамлана.

Яңа шартларда уку да җайлырак булыр, диләр. Өстәмә корпусны май ахырында төзи башлаганнар, киләсе елның августында – уку елы башлану алдыннан файдалануга тапшырырга җыеналар. Биредә өч йөз укучы өчен кабинетлар, ашханә, спорт залы булырга тиеш.

Без, беренче чиратта, әлеге гимназиянең хәзерге корпусы тирәсендәге грунтны тигезләдек, нигез салу эшләренә керештек. Бүгенге көндә монолит эшләрнең якынча 30 проценты башкарылды инде.
Гимназиянең төп бинасы да ремонтлана. Биредә капиталь ремонт булса да, күп нәрсәне яңартырга кабат вакыт җиткән. Барлык эшләр тәмамланганчы укучыларны 42 нче мәктәп кабул итә. Гомумән алганда, Казанда биш ел эчендә унөч мәктәп төзелгән. Төзелеш югары темплар белән бара. Быел 8 балалар бакчасы, 2 мәктәп ачыла. «Салават күпере» торак комплексында 189-нчы гимназия тулы көченә эшли башлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*