Похвистнево районындагы авыл гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Туксанынчы елларда купкан үзгәртеп кору җилләре бик күп татар авылларын юк итсә дә, Мәчәләй җирлегенә кергән Үрнәк авылын ул коткы урап узган, шушы көннәрдә аның 100 еллык юбилей тантанасы гөрләп үтте.
Кунакларны, шул исәптән мине дә, Мәҗит Сәет улы Вагыйзов каршы алды. Бәйрәм башланырга вакыт бар иде әле. Ул читтән килүчеләрне Подбельскидагы өенә чәй эчәргә алып китте. Табын янында да сүз, әлбәттә, Үрнәк авылы турында барды. Хуҗаның хәләл җефете Фәридә ханым шушы авылда туып-үскән икән. Шуңа күрә күркәм чара башланганда мин авыл тормышы турында хәбәрдар идем инде.
1924 елда бирегә әти-әниләреннән яшьли ятим калган өч бертуган – Зиннәтулла, Галиулла һәм Кәлимулла Манжуковлар килеп төпләнә. Егетләр үзләре белән Дәүләт Иваевны да алып киләләр. Озакламый Зиннәтулла икетуган абыйсының ятим калган улы Абдулланы да бирегә алып килә. Менә шушы ир-егетләр, куе урманда агач кисеп, Кара күл буенда шушы авылга нигез салганнар. Риваять буенча, көннәрдән бер көнне өермә чыгып, күлдән зур аждаһаны суырып алып, алып китә. Шуннан соң авылга тынычлык иңә. Бу риваять әлегә кадәр телдән-телгә күчеп килә. Берәү әйтмешли, булмас димә — дөнья бу! Кем белә бит, бәлки ул аждаһа чынлап та булгандыр?!
Бүгенге көндә авылда 100гә якын йорт хуҗалыгында 150 кеше яши. Авылның иң өлкән кешесе — Зәмзәмия апа Бәхтиевага 94 яшь. Тарихи чыганакларга караганда, аның мәрхүм ире Шакир ага да шушы авылдан булган.
Шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, авылда “Үрнәк” колхозы оеша. Гомер-гомергә авыл кешеләре Кинель елгасыннан балык тотып, басу-кырларда иген игеп, умартачылык, терлекчелек белән шөгыльләнеп көн күргәннәр. Ул вакытларда хәзерге технологияләр, интернет һәм телевизорлар булмаган, әлбәттә, шуңа күрә кышкы ялга талган авыл өстендә гармун тавышы тынмаган. Үрнәклеләр бүгенге көндә дә сәнгатькә, җырга-моңга гашыйк кешеләр буларак билгеле.
Бөек Ватан сугышы башлангач, күпчелек ирләр сугышка алына. Алар ил алдындагы бурычларын тиешенчә үтиләр. Әйтергә кирәк, ул елларның шаһиты буларак 84 яшендәге Зәйнәп апа Хәбибуллина да бәйрәмгә килгән иде. Йөзеннән яшәү дәрте бөркелеп торган апа бүгенге көндә ”Бердәмлек” газетасын яздырып ала һәм укып бара.
Үзгәртеп кору елларында күмәк хуҗалык тарала, ләкин авыл халкы югалып калмый. Бүгенге көндә алар төрле юнәлештә тормыш алып баралар. Биредә терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, кош-корт үрчетүчеләр шактый күп. Зур-зур теплицаларында помидор, кыяр үстереп, сатуга чыгаручылар да бар. Кайбер ир-егетләр читкә китеп акча эшләп кайталар. Ә кайберәүләр Подбельскида үз эшләрен ачып җибәргәннәр. Авылда мәктәп юк, балаларны автобус күрше Подбельск мәктәбенә алып китә, китереп куя.
Бәйрәм башланыр алдыннан Фәридә ханым мине Наил һәм Әлфия Таишевлар, Виктор Гусев һәм Асия Субеевларның йорт хуҗалыкларына алып барды. Шушы уңган-булган кешеләрнең йортлары әкияттәгедәй матур, нык итеп төзелгән, шау чәчәккә күмелеп утыра.
Авылга газ, электр уты кертелгән, интернет эшләп тора, юлларга асфальт түшәлгән, мәчете дә бар. Билгеле, авылның төзеклеге, шулай гөрләп яшәү өчен уңайлы булуы Мәчәләй җирлеге башлыгы Равил Уразмәтовның тырышлыгыннан да килә.
…Юбилейга күп кунаклар килгән иде. Алар арасында биредә туып-үскән һәм читкә киткән авылдашлар да, тирә-як авылларда яшәүче милләттәшләребез дә, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, аның урынбасары Мөдәррис Мамышев, озак еллар район башлыгы булып хезмәт иткән Александр Ларионов, төрле мәчетләрдән килгән дин әһелләре дә бар иде.
Тантаналы чара Кара күл буендагы яшел үзәнлектә үткәрелде. Асия Имангулова бәйрәмне ачып җибәргәч, мөәзин вазифаларын башкаручы Ильяс Курмаев тирә-юньгә азан яңгыратты, Таһир хәзрәт Рәхмәтуллин Коръән аятьләре укып, изге теләкләр теләп, барыбыз да дога кылгач, Юрий Рябов һәм Александр Ларионов халыкны бәйрәм белән котладылар.
Район башлыгы Минкасыйм Курмаевка, Зөлфияхан Хәбибуллинага, Фәрит Имангуловка, Рафаэль Иваевка, Әлфия Субеевага, Гүзәлия Поляковага Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәчәләй җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов та кунакларны шушы тарихи чара белән тәбрикләгәч, авылның хәзерге тормыш-көнкүреше турында сөйләп алды һәм иң матур теләкләрен белдерде. Ул матди яктан олуг бәйрәмгә үз өлешләрен керткән Шамил Байбековка, Дамир Исламовка, Таһир Рәхмәтуллинга, Фёдор Агиткинга, Фәния Әитовага, Наил Таишевка, Наҗия Сапуковага, Мөслимә Таишевага, Надежда Журавлёвага, Рөстәм Таишевка, Виктор Гусевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм чарасы Үрнәк, Мәчәләй, Яңа Мансур, Кече Толкай авыллары үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Шакир Абдрахманов белән Ильяс Курмаев өздереп гармунда уйнадылар. Асия Имангулова, Тәслимә Фәхретдинова, Рәшидә Фәйрушина, Жанна Әмирова, Зөлфия Әхмәтова тамашачыларга яраткан җырларын бүләк иттеләр. Балалар — Маша Асылгәрәева, Алсу һәм Алинә Булатовалар шигырь сөйләделәр, ә Алсу Әхмәтова җырлап күңелебезне ачты.
Бәйрәмнең төп оештыручылары — Илдар һәм Дания Иваевлар, Мәҗит һәм Фәридә Вагыйзовлар, Асия Имангулованың тырышлыгы һәр нәрсәдә күренеп тора иде.
Менә шулай, котлаулар һәм җыр-моң белән көн кичкә авышты. Йомгаклау сүзе Фәридә ханым Вагыйзовага бирелде. Ул ерактан башлады: авылның үзенчәлекле якларын тасвирлап үтте, шушы авылдан чыккан данлы шәхесләрне искә алды, кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрүчеләрнең исемнәрен атап үтте. Җирле вәкилләр Җыелышы депутаты Дания Иваевага авыл юбилеена әзерлек эшләрендә ярдәм итүе, район һәм авыл администрацияләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде.
Олуг юбилейның икенче өлеше мул итеп хәзерләнгән өстәлләр янында дәвам итте.
Чыганак: samtatnews.ru