tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент бүләгенә лаек ханым
Президент бүләгенә лаек ханым

Президент бүләгенә лаек ханым

Тормыш юлында безгә кызыклы, күренекле, үрнәк алырдай шәхесләр күп очрый һәм ул танышулар, гадәттә буларак, очраклы килеп чыга. Менә Мәскәүдә гомер итүче шөбилеле якташыбыз Рушания ханым Абрәхимова белән дә шулайрак булды – бу искиткеч тыйнак, мөлаем ханым белән “Туган як” редакциясенә газетабызга подписка эшләргә кергән җиреннән танышып, сөйләшеп киттек һәм күпкырлы шәхес, искиткеч әңгәмәдәш булып чыкты ул.

Рушания ханым Түбән Новгород өлкәсендәге Шөбиледә гади колхозчылар гаиләсендә җиденче, төпчек бала булып дөньяга килә. Үткән гасырның 50 нче еллар ахыры, тормышлар авыр, күп балалы гаиләдә хезмәт барысына да җитә, Рушаниягә дә төпчек дип бернинди ташлама булмый, барлык йорт эшләрен башкара. Ул елларда балаларның хезмәт белән тәрбияләнеп үсүе табигый хәл иде шул.

Абрәхимовлар барысы да белемгә омтылучан булалар, шул исәптән Рушания дә. Мәктәптә ул яхшы билгеләргә генә укый, оештыру сәләте дә булганга, класстан тыш чараларның уртасында кайный, бик матур шигырьләр сөйли, төрле кичәләр, концертларның оештыручысы һәм баручысы була.

“Беренче укытучым Таһирә апа Гаязовага мин бик рәхмәтле, яхшы укыгангамы ул мине бик ярата иде һәм үзем дә һәрчак аның ышаначын акларга тырыштым”, – ди Рушания.

Үскәч бик тә табиб буласы килсә дә, татар мәктәбендә химия, биология ише фәннәрне татарча укыган кыз бу юнәлештә укуын дәвам итәргә батырчылык итми. Аннары, аның оештыру сәләтен күргән укытучылары, ул чактагы мәктәп директоры Равил Бакиев та, сиңа укытучы булырга кирәк, диләр һәм хәтта үзенә юллама да бирәләр. Рушания документларын Горький педагогия институтына тапшыра, өч имтиханын яхшы билгеләргә бирә, ә менә рус теленнән иншаны алдыралмый. Әмма батыр, уңган кыз төшенкелеккә бирелми, туган мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый һәм бер елдан читтән торып Казан педагогия институтының математика факультетына укырга керә. Математиканы ул, ничек әйтмешли, “чикләвек кебек чиртә” һәм бу фәнгә хәвәслек әтиләре Мөхәммәтшадан килә. “Безнең әти әллә ничә урынлы саннарны яттан тапкырлый – бүлә, бик матур шигырьләр дә яза иде. Вакытында күбрәк уку мөмкинлеге булса, әллә нинди зур кеше булды иде шәт”, – дип искә ала якын кешесен Рушания ханым.

Вакыты җиткәч, авылдаш егете белән матур гына гаилә корып җибәрәләр, кызлары Йолдыз туа, әмма туган авылларында гомер итәргә язмаган аларга – яшь гаилә башкалага китеп төпләнергә карар кыла, уллары Расул Мәскәүдә туа инде. Әлбәттә, башкала тормышына җайлашулары җиңел булмый, әмма Рушания ханым авырлыклар алдында коелып кала торганнардан түгел – эш, торак мәсьәләләрен тиз арада чишү юлларын таба.

Өстәмә эшләр алырга туры килсә дә, ул төп хезмәтенә һәрчак тугры кала, мәктәптә дә максатчан, тырыш ханымның тугры хезмәтен күреп, уку-укыту буенча директор урынбасары, гади генә әйткәндә, завуч итеп билгелиләр. Үзгәртеп кору еллары башлангач, Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре барлыкка килә һәм ул аларда да укыта башлый, балаларын да йөртә анда.

2000 еллар башында Мәскәү татарлары җәмгыятен билгеле милләтпәрвәр шәхес, генерал-полковник Ринат Акчурин җитәкли. Нәкъ шул чорда татар балалары өчен махсус бакча, мәктәп булдыру идеясе туа. Булачак балалар бакчасына кемне җитәкче итеп кую соравы тиз хәл ителә, монда ике фикер булмый да – бертавыштан Рушания Мөхәммәтша кызы диләр.

Педагогика өлкәсендә югары профессионал булудан гайре, аның лидерлык сыйфаты, максатчанлыгы, үҗәтлеге, кешеләр белән уртак тел таба белүе исәпкә алына. Фикер бар, бакча төзүгә рөхсәт биргән Мәскәү мэры Юрий Лужковның карары бар, ә бакча үзе юк бит! Төзелеш ул ир кеше өчен дә җиңел түгел, шулай да Рушания ханым тәвәккәлли. “Әлбәттә, җиңел булмады, төзүчеләр дә, хатын кеше, аңламас, дип, һәрчак алдарга тырышты, әмма мин белгечләр белән киңәшеп, һәр нәрсәнең төбенә төшә идем, төзелеш эшен төптән белгән ир туганнарым да ярдәм итте. Эчке эшләрнең дизайны белән тулаем үзем шөгыльләндем”, – дип сөйләде Рушания Мөхәммәтшевна. Ничек итсә итә, бар үҗәтлеген куллана һәм 2004 елның октябрь аенда “Этно-мәдәни (татар) компонентлы 2497 номерлы балар бакчасы” ачыла. Алда хәл ителәсе мәсьәләләр күп була әле – штат туплау, җиһазлар кайгырту һ.б. һ.б. Тырышкан табар – ташка кадак кагар дигәндәй, Рушания ханым да барысын да булдыра.

Бу төр белем-тәрбия бирү учреждениеләренең төп максаты – милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә таянып, балага рухи-әхлакый тәрбия бирү, анарда әти-әнисенә, туганнарына, олыларга ихтирам тәрбияләү һәм биредә тупланган коллектив боларның барысына да ирешә. Бакчада өч тел – татар, инглиз һәм гарәп телләре өйрәтелә, күптөрле милли бәйрәмнәр уздырыла, балалар татарча аралаша, шуңа да әти-әниләр балаларын бирегә бик теләп йөртә. Шулай ук әти-әниләр белән дә зур эш алып барыла, алар да җәлеп ителә торган чараларга татар интеллигенциясе вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, ачык дәресләр, семинарлар оештырыла биредә һәм аларның барысында да диярлек Рушания ханым үзе дә катнаша. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Бүләкләре арасында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Грамотасы һәм “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, бүтән төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм Грамоталары дистәләгән. Ә инде бүләкнең иң олысы – 2012 елда “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелүе. Бу югары бүләкне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алуы аның өчен икеләтә шатлык һәм горурлык була.

Рушания ханым тормышның, җәмгыять эшенең уртасында кайнаучы, оптимистик рухлы, милләт җанлы шәхес. 2000 еллар башында “Ватаным” радиосының дикторы һәм режиссеры булып та эшли, әлбәттә, төп эше белән берләштереп. Ә 2010 елдан бирле ул Мәскәү шәһәренең язучылар һәм тәрҗемәчеләр Союзының әгъзасы булып тора. Ник язучылар Союзы дисәгез – Рушания ханым бала чактан бирле шигырьләр яза, талантының бу ягы да әтисеннән бирелгән күрәсең. Кече ватаны, балалары, табигать турында уйланулар рәт-рәт булып кәгазь битенә төшә, аның шигырьләре хәтта “Казан утлары” журналында да бастырыла килә.

Менә шундый күпкырлы, төрле өлкәдә белемле, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган милләттәш-якташыбез Рушания Мөхәммәтша кызы.

Гаиләсе турында да бераз искә алмасак, язма тулы булмас дип беләм. Әтиләре үзенә уку эләкмәсә дә, балаларына белем бирергә тырышкан. Рушаниянең апалары Гөлзифа белән Афия медицина хезмәткәрләре, Шәяхмәт белән Шафек төзү өлкәсе белгечләре, Шәмил Казанда ветеринария институтын тәмамлаган булган (ул мәрхүм инде), Хава апасы гомер буе ЖЭКта диспетчер булып эшләгән, барысы да башкалада яши. Рушания ханымның балалары Йолдыз белән Расул да югары белемлеләр, иң мөһиме – әниләре аларда үз милләтләренә, ана теленә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияли алган, Йолдыз хәтта татар телендә никахлар, туйлар да алып бара икән, бик матур җырлый да. Ә инде аның кызлары Диляра белән Сафина – Рушания әбекәйләренең иң зур юанычы һәм горурлыгы. Диляра әнисенә мәҗлесләр алып баруда ярдәм итә инде, бергәләп татарча җырлыйлар, Сафина да калышмаска тырыша.

Хәзер Рушания ханым лаеклы ялда инде һәм тормыш иптәше Әхмәт белән күбесе туган авылы Шөбиледә әти-әнисе нигезендә яшиләр, бигрәк тә хәзер коронавирус пандемиясе сәбәпле авылда яшәү уңайрак дип тапканнар.

25 февральдә язма герое, күренекле милләттәшебез үзенең 65 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан алган күп санлы котлауларга без дә бик теләп кушылабыз. Гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын, хөрмәтле Рушания ханым! Исән-сау булып гаиләгез белән озын-озак кына яшәргә, тагы да күп юбилейларны каршы алырга язсын Ходай!

Наилә ЖИҺАНШИНА 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*