tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә хатын-кызлар җыеннары уза
Чирмешәндә хатын-кызлар җыеннары уза

Чирмешәндә хатын-кызлар җыеннары уза

Чирмешән районында ел башыннан хатын-кызлар җыеннары уза. Чара барышында төрле яшьтәге ханымнарга, туташларга берничә бүлектән торган программа тәкъдим ителә.

Шушы көннәрдә биредә чираттагы очрашу узды. Бу юлы кичә дефиледән башланды. Кунаклар район шагыйрәләре Галия Сафиуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова (Долгополова) иҗатларын тыңлады, яулык бәйләү буенча мастер-класста катнашты. Диләрә ханым Ханованың вәгазьләре кичәгә аерым бер ямь өстәде. Биредә татар телендә балаларны тәрбияләү турында әңгәмә дә оештырылды.

Шунсы күңелле, җыен саен яшьләрнең күбрәк булуы сөендерә, ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*