tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында “Татар кызчыгы, Татар малае” бәйгесе узды
Зәй районында  “Татар кызчыгы, Татар малае” бәйгесе узды

Зәй районында “Татар кызчыгы, Татар малае” бәйгесе узды

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәй районында Туган як елы буларак игьлан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Татар кызчыгы, Татар малае” бәйгесе 4 ел элек үткәрелә башлады.

Милли үзаңны үстерү, татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан оештырылган бу бәйге күп район һәм регионнарда киң таралды. Безнең Зәй районы да шулар арасында. Балалар бакчаларыннан җыелган нәниләребез бүген көч сынаштылар. Аларның татар телен белү дәрәҗәләре дә, сәхнәдә матур итеп үзләрен тәкъдим итүләре дә, сәләтләре дә бәяләнде. Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң калачак буынга тапшырырга кирәк, чөнки милләтебезнең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә бу бәйге һәрдаим дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Бугенге бәйгене уткәрудә булышлык курсәткән, районыбызнын Яшьләр, Мәгариф, Мәдәният идарәсенә рәхмәтебезне белдерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*