
Нәтиҗәдә, конкурс көнне табын түрен халкыбызның иң тәмле, иң популяр ризыклары бизи. Чәк-чәк, кош теле, тәмле пиролар, гөбәдия- бар да бар. Мондый тәм-томнарны үзе дә пешереп карарга теләүчеләр өчен, рецепларын да тәкъдим итәләр.
Милли ризыкларыбыз Прокопьевск татарларына бер табын янына җыелып, аралашу, танышу мөмкинлеген бирде. Чәй эчә-эчә, милләттәшләр татар җырларын да искә төшерә, бииләр дә. Бәйрәмгә яшьләрне, балаларны да чакырганнар. Алар күреп үсәргә тиеш.