tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында “Ак хисләр” фестивале узды
Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында “Ак хисләр” фестивале узды

Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында “Ак хисләр” фестивале узды

Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә инде 15 нче тапкыр төбәкара “Ак хисләр” фестивале узды. Милли идея белән сугарылган әлеге бәйгедә Оренбург һәм Самара өлкәләреннән килгән 18 егет һәм кыз тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Гран-прига Карамал авылыннан Айрат Сәлимов лаек булды. “Татар егете” номинациясендә 1 нче урын Самара өлкәсеннән килгән Салават Хәлимуллинга, 2-3 нче урыннар Әсәкәй егетләре Артур Сөләйманов һәм Равил Шәрәвиевкә бирелде.

Бәйгенең “Татар кызы” номинациясендә дә ярыш кызыклы барды. 1 нче урынга Иске Солтангол авылы кызы Гүзәл Мугинова, ә 2 нче урынга Яңа Солтангол кызы Алинә Нигъмәтуллина лаек. 3нче урынны Әсәкәй авылы кызы Алсу Вәлишина белән Каргалыдан Илсөяр Гомәрова бүлеште.

Быелгы чараның үзенчәлеге булып бөтен дөнья буйлап узучы “Татар кызы” бәйгесенең Оренбург өлкәсендәге сайлап алу турына әлеге җиңүче туташларның 1-2 урынны алучылары чакырылды.

Бәйге Оренбург өлкәсе үзешчәннәренең моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар конгрессыннан да кунаклар килгән иде. Конкурста җиңүчеләр Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән рәхмәт хатлары һәм конгресс бүләкләренә лаек булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*