tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин һәм Миңнеханов Лаеш районында яшәүче 101 яшьлек сугыш ветеранын котлады
Путин һәм Миңнеханов Лаеш районында яшәүче 101 яшьлек сугыш ветеранын котлады

Путин һәм Миңнеханов Лаеш районында яшәүче 101 яшьлек сугыш ветеранын котлады

9 Май – Бөек Җиңү көнендә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов быелның мартында 101 яшен тутырган сугыш ветераны Габдрахман Сафинның хәлен белде. Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ул Ватанны саклаучыга җылы юрган, бәйрәм табыны өчен азык-төлек җыелмасы, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырган.

«Сез безнең өчен батырлык һәм тормышны ярату үрнәге. Сезгә сәламәтлек, бәхет, бүгенге кебек үк, һәрвакытта да якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне, өегездә җылылык һәм гармония тантана итүен телим», – диде Илдус Зарипов.

Ветеран Рождествено авыл җирлегендә улының йортында гомер итә. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Габдрахман Сафин әле дә актив тормыш белән яши, газета укый, яңалыклар карый, хәтта шигырьләр дә яза.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*