tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстан республикасының Урмай авылы халкы янгында зыян күргән Йолдыз авылына ярдәм итә
Чувашстан республикасының Урмай авылы халкы янгында зыян күргән Йолдыз  авылына  ярдәм итә

Чувашстан республикасының Урмай авылы халкы янгында зыян күргән Йолдыз авылына ярдәм итә

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы халкына ярдәм итү өчен төзелгән штаб бүген дә көн дәвамында халыктан ярдәм җыйды. Исегезгә төшерәбез, 8 нче май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет һәм берничә йорт, мәктәп, мәдәният йорты гына калды. Инде өч көн эчендә милләттәшләребезгә күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары һәм башка әйберләр, шулай ук ике миллион сумнан артык акча җыелды.

Фәнис хәзрәт Сафиуллин җитәкчелегендә Чувашстан республикасы Урмай авылынннан да ярдәм килеп җитте. Милләттәшләребез җибәргән азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яракларны Бөтендөнья татарлар конгрессы оештырган беренче фура машинасына төяп, бүген Курган өлкәсенә озатачаклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Чувашстан республикасы Урмай авылы халкына зур рәхмәтен белдерә!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*