tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафик Вәлитов хыялы тормышка ашты
Рафик Вәлитов хыялы тормышка ашты

Рафик Вәлитов хыялы тормышка ашты

Белгәнегезчә, июль аенда Татарстанның Мөслим районында узган Бөтенроссия татар авыллары сабантуенда катнашып кайткач, туганякчыларның һәм нижгар делегациясенең башка вәкилләренең шушы сәфәрдән алган тәэсирләре турында тәфсилләп язып чыктык. Әлеге язмалардан соң  бу төбәкнең алдынгы, уңай тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән ул якларга  безнең башлыкларны, төрле оешмаларда хезмәт итүче эшлекле кешеләрне илтеп китерәсе иде дигән фикер барлыкка килде. Озак та үтмәде мәрхәмәтле якташыбыз, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән, Мәскәүдә яшәүче уңышлы эшмәкәр, мәдәнәле Рафик әфәнде Вәлитов махсус шалтыратып бу мәсьәләдә үзенең ярдәмен ышандырды. Ниһаять, 25-26 сентябрь көннәрендә бу теләк тормышка ашты – 18 кешелек делегация (составында дин әһелләре, мәгариф, мәдәният, спорт эшлеклеләре, депутатлар, эшмәкәрләр, башлыклар һәм авыл активистлары да бар иде) Рафик Осман улының инициативасы, тырышлыгы һәм “Туган як” редакциясенең теләктәшлеге белән Татарстан Республикасының Чистай шәһәренә барып кайтты.

Сәфәребез коеп яуган яңгырлы иртәдә башланса да, Татарстанга якынайган саен һава шартлары уңайлана барды һәм көннең икенче яртысында Чистай шәһәренә җиткәч, Аллаһының рәхмәте белән ялтырап кояш та чыкты.

Чистай мөхтәсибәте урнашкан Ислам үзәгендә Нижгар  делегациясен бирегә бер көн алдан килгән якташыбыз Рафик әфәнде, шушы үзәк, биредәге мөхтәсибәтнең аксакаллар, БТКның  җирле оешма җитәкчесе Фәрит Галимов каршы алдылар, үзәктә эшчәнлек алып барган аккалфакчы хатын-кызлар безне җылы сәламләп, милли татар ашыбыз – чәкчәктән авыз иттерделәр.

Шул ук уңган-булган ханымнар тырышлыгы белән әзерләнгән мул табын артында төшке аш белән сыйлангач, Үзәк белән танышырга керештек. Чистай җирлеге үзенең танылган, күренекле дин әһеле, ишан Мөхәммәтзакир Камалов-Чистави (1815-1893) белән билгеле. 2 нче гильдия сәүдәгәр буларак, ул биредә бик күп биналар төзеткән. Ислам үзәге нәкъ менә шундый төзекләндерелгән тарихи биналарның берсен били. Монда әле дә 18 гасыр азагын хәтерләтүче урамнар, йортлар шактый күп.

Мөхтәсибәттә мөселман яшьләре берләшмәсе, хәләл, хаҗ бүлеге, аксакаллар, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары, шулай ук мәгариф бүлеге эшли. Аның уку-укыту буенча җаваплы хәзрәте Әнәс Шаязданов белдерүенчә, аларның эшчәнлегенең төп бурычлары – яшь буында үз телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,  гореф-гадәтләребезне җиткерү, мәдәни традицияләребезне саклау, аларга  гомумкешелек кыйммәтләрен сеңдерү, кирәкле күнекмәләр бирү, шулай итеп җәмгыятьтә тулы канлы тормыш белән яшәүгә әзерләү. Шуны истә тотып, биредәге актив яшьләр төрле чаралар, актуаль темаларга төшерелгән видеороликлар ярдәмендә кайвакытта алар белән мәчет арасында булган киртәне юкка чыгарырга  булышалар. 2016 елдан башлап, мөселман яшьләре елга бер мәртәбә шәһәрнең “Чистай” мәдәни үзәгендә татар телендә (сәхнәнең ике як диварындагы экраннарда титрлар рус телендә дә бара, чөнки бу чарага бик теләп төрле милләт вәкилләре йөри) театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәләр. Бүгенге заман проблемасын чагылдырган идеяне активист-волонтерлар үзләре уйлап таба, сценарийны үзләре төзи һәм рольләрне дә профессиональ артистлар түгел, үзләре үк башкара. Заманча технологияләр кулланып, чиратлаштырып кинофильм белән спектакль форматында эшләнгән бу постановканы тамашачы яратып кабул итә һәм үзенә гыйбрәт ала. Биредә турыдан-туры дингә өндәү юк, әмма ләкин тирән психологик мәгънә салынган. Берничәсенең видеоязмасын, мәсәлән, “Уңыш бәясе”, “Вакыт”, “Упкын чигендә” дип исемләнгәннәрен безгә дә карарга насыйп булды һәм чынлап та, алар бездә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Экскурсион программа кысаларында «Камалия» ял итү-үстерү (досугово-развивающий) үзәгендә булдык. Әлеге үзәк Чистай шәһәренең ата-аналары тарафыннан мөхтәсибәт ярдәме белән оештырылган. Аның эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар, яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Биредә театр сәнгате, робототехника, ораторлык осталыгы, балалар иҗаты, чит телләрне өйрәнү буенча клубларда  төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Радик Вафин сөйләвенчә, бу учреждение дотацияле түгел, ә ата-аналар взнослары (1 айга 1000-1650 сум тәшкил итә), спонсорлар ярдәме һәм грантлар исәбенә яши. Ә спонсорларга килгәндә, мөхтәсибәт каршында уңышлы эшмәкәрләрдән тупланган  “Чистави” ир-атлар һәм хатын-кызлар бизнес-клубы һәрбер проектка диярлек матди ярдәм кулы суза. Клублар җитәкчеләре Азиз Файзутдинов һәм Лиана Шаязданова безгә үзләренең эшчәнлекләре һәм хәйриячелек гамәлләре турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә Чистайда 5 мәчет эшли. Һәрбер мәчетнең үзенең кызыклы һәм бай тарихы, оригиналь һәм матур архитектурасы бар.

Тарихи шәһәргә сәфәр кылу, моннан 200ләп ел элек (1817) салынган, Мөхәммәтзакир ишан 49 ел имам булып эшләгән “Нур” җәмигъ мәчетен күрү һәм аның хәзерге имам-хатибы Мөхәммәд Кыямов белән очрашып-сөйләшү насыйп булды, теләгән кеше шушында кереп кичке намазын да укып чыкты. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк: бу Аллаһы йорты бик авыр вакытларда да (3 тапкыр янгын кичергән),  хәтта совет чорында да Казанның Мәрҗани мәчете шикелле бер дә ябылмаган.

Татарстандагы иң билгеле тарихи үзәкләрнең бишлегенә кергән Чистай белән танышуның беренче көне Ислам үзәгендә кичке туклану белән тәмамланды. 6-7 сәгатьтә 500 чакрымга якын Сергач – Чистай юлын үтеп арган, әмма көндезге экскурсияләрдән үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплаган юлчыларыбыз, ниһаять, “Чистай” кунакханәсенең  барлык уңайлыклары булган бүлмәләренә урнаштылар, теләгәннәренең кичке шәһәр белән чыгып танышу мөмкинлекләре дә бар иде.

Иртәнге аш белән ризыклангач, “Чистай” мәдәни үзәгенә кереп чыгарга булдык. Мондагы иҗади коллектив безнең хөрмәткә искиткеч программа әзерләгән иде. Хуш исле чәйләр эчеп, биредә шәһәр тарихына һәм аның күренекле шәхесләренең тормышына тирәнрәк чумдык, Чистайның 240 еллыгына багышланган видеофильм карадык, рәхәтләнеп мәдәни үзәк артистлары башкаруында матур җырлар тыңладык һәм  олы рәхмәтләр белдереп Фәрит Мөҗип улына үзебез белән алып килгән якташ язучыларның китапларын һәм “Туган як”ның берничә санын тапшырдык.

Кунакчыл хуҗалар белән саубуллашып, “Иман” мәчетенә юл тоттык. Чистай мөхтәсибәте проекты кысаларында яшь буынны ир-ат һөнәрләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү өчен биредә 2019 елдан бирле «Ир-атлар лабораториясе» эшләп килә. Проект тулы булмаган гаиләләрдә һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә зур игътибар бирә. Мәчетнең цоколь катында балалар өчен спорт җиһазлары белән тулыландырылган кечкенә генә зал да булдырылган. Шуны да әйтергә кирәк, биредә балаларга дини сабаклар өйрәтүгә зур көч куялар. Без моңа үз күзләребез белән инандык: бер төркем балаларның яшьрәкләре мөгаллимә җитәкчелегендә  гарәп хәрефләрен өйрәнсә, 8 яшьлек бер кызчык Коръән китабыннан сүрәне шартлатып укып бирде.  Алар арасында 2-3 яшьлек нәни кыз да иптәшләренең ни эшләгәнен карап тора иде, кече яшьтән ислам кануннарында тәрбияләнгән бу баланың үсеп җиткәч тәртипле булуында шик юк.

Мәчетләр белән танышуыбызны дәвам итеп без кергән чираттагы иман йорты – көнчыгыш һәм Европа стандартлары буенча төзелгән мең кеше сыйдырышлы өч катлы “Әнәс” мәчете 2009 елда ачылган. Бу мәхәбәт бина һәм аның территориясендәге балалар һәм спорт мәйданчыгы җирле эшмәкәр, хәйрияче Тәлгать Әхмәтҗанов инициативасы белән һәм аның акчасына төзелгән, гыйбадәт йортына хөрмәт йөзеннән аның әтисенең исеме бирелгән. Биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол, теннис, кул көрәше  һ.б. спорт төрләре буенча Европа дәрәҗәсендә ярышлар уза. Бу спорт корылмасы мөселманнар өчен генә түгел, бар кеше өчен ачык. “Әнәс” мәчете футбол командасында руслар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә бар.

“Әнәс” мәчете имамы Әбүбәкер хәзрәт Азизов үзе дә таҗик милләтеннән, саф татар телендә сөйләшә. Телләр һәм диннәр төрле булуга карамастан, тыныч һәм килешеп яшәргә кирәк, ди ул.

Мөселман кешесе рухи, мәдәни һәм физик яктан да нык булырга омтылырга тиеш. Яшьләрнең спортны яратуы, югары уңышларга ирешүе – хак динебез юлында үзе бер матур үрнәк булып тора. Шуңа Чистай җирлегендә яшь буынны тәрбияләүдә дин, мәдәният һәм спорт тыгыз бәйләнештә. Күргәнегезчә, биредәге мәчетләрдә яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга һәм шул исәптән сәнгатькә җәлеп итүгә дә зур игътибар бирелә, төрле проектлар булдырыла, акцияләр уза һәм балалар аларда бик теләп катнаша. Аерым бүлмәләрдә танылган рәссамнарның сынлы сәнгатькә багышланган картиналар күргәзмәсен дә күреп була. Безнең төбәк мәчетләре өчен болар әлегә яңалык, бәлки безгә дә яшь үремне тәрбияләүдә әлеге үрнәкләрне кулланып карарга кирәктер. Иң мөһиме – бу юнәлештә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүче спонсорларыбыз булсын иде.

Чистайны “ачык һавадагы музей” дип әйтәләр, шуңа тулы булмаган ике көндә аның барлык “экспонатларын” да карап өлгереп булмады. Чистайлыларның, шәһәр кунакларының яраткан ял урыны Скарятин бакчасын тиз-тиз генә йөреп чыктык, ә инде матур табигатьле, чиксез диңгезне хәтерләткән Кама елгасын һәм аның яр буенда урнашкан парк белән, кызганычка, автобус тәрәзәсеннән карап кына хозурландык.

Вакыт тыгыз булса да, югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге сәфәрдән без бик канәгать калдык, кайтыр юлда уй-фикерләребез, хис-кичерешләребез белән уртаклаштык, чистайлыларның тәҗрибәсен ничек итеп үз җирлекләребездә куллану ысуллары турында сөйләштек. Яныбызда Рафик әфәнде кебек иҗади дустыбыз, җырчы булгач, аның белән бергә төрле җырлар башкардык, ул безгә үзенең шигырьләрен дә укыды. Чистайга барганда, кайбер кешеләр белән таныш булмагач, бераз читенсенеп, күбесе юлны тавыш-тынсыз гына узсак, кайтканда, күптәнге танышлардай тәмам дуслашып беттек, телефон номерларын алыштык һәм хәтта шушы составта тагын да берәр җиргә барып килү теләге туды.

Форсаттан файдаланып, Чистай шәһәренә сәяхәт оештырган һәм юл чыгымнарын каплаган Рафик әфәнде Вәлитовка, Фәрит әфәнде Галимов йөзендә безне каршы алып, кунакханәгә урнаштырып, ашатып-эчертеп хөрмәтле кунак иткән Чистай мөхтәсибәте хезмәткәрләренә, безне хәвеф-хәтәрсез илтеп китергән, барлык ихтыяҗларыбызны канәгатьләндергән тәҗрибәле йөртүче Дмитрий Швехторовка һәм шулай ук үз өстенә җаваплылык алып, делегацияне туплаудан башлап, сәфәрнең ахырына кадәр безне кайгырткан “Туган як” газетасының җаваплы сәркатибе Румия Хамзинага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Сау булыйк, бердәм булыйк, милләтебез файдасына изге гамәлләр кылыйк, якташлар! Киләсе очрашуларга кадәр!

Белешмә

Чистай шәһәре Татарстанның үзәк өлешендә, Казаннан 144 чакрым ераклыкта  Кама елгасының сул ярында урнашкан. 2010 елда җанисәп алу мәгълүматлары буенча Чистайда  60755 кеше яшәгән. Шуларның 62,2%ы – рус, 34,2%ы – татар милләтеннән булган, калган өлешен башка милләт кешеләре тәшкил иткән.

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

Сергач – Чистай – Сергач.

“Туган як” газетасы

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*