tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чалкак авылы мәктәбенә – 100 ел
Чалкак авылы мәктәбенә – 100 ел

Чалкак авылы мәктәбенә – 100 ел

Гүзәл Башкортстанның төньягында, гаҗәеп матур табигатьле, мул сулы Җитез Танып белән Агыйдел елгаларының яшел болыннары, куе урманнары арасында Чалкак авылы урнашкан. Район үзәгеннән кала икенче иң зур авылның 15 урамлы Югары оч, Урталык, Куян, Әтәч һәм Типтәр дигән бистәләрендә мең ярым тирәсе кеше яши. Һәркемнең үз шөгыле, үз тормышы. Заманында дүрт мәчете, җиде су тегермәне генә булган аның. Ә Чалкакны бар дөньяга таныткан, аны данга күмгән урта белем бирү мәктәбе авылның нәкъ уртасында урнашкан. Уку йорты тарихыбызда 1899 елдан земская мәктәп исемендә билгеле, революциядән соң 1918 елда большевиклар кушуы буенча ул бердәм хезмәт мәктәбенә әйләнә, ә соңрак 1921 елда балаларга белем бирү мәктәбе статусына ия була. Мәктәп ачылганда махсус бинасы булмаган әле. Иң беренче директоры – Мәрзия Һади кызы Вәлиева, кырык кыз баладан торган беренче сыйныфка беренче дәресне Мөбәрәкҗан Гатауллин өендә үткәргән. Быел Чалкак мәктәбенә – 100 ел тула, шул елларда  уку йортын җиде меңгә якын укучы тәмамлаган. Шуларның берсе – мин… Без укыган  заманда мәктәптә балаларның иң күп, иң ишле чагы булгандыр, мөгаен. «А», «Б», «В»  параллель сыйныфларның һәрберсендә ким дигәндә 25 бала. Кайсы укучының кайдан икәнен белү өчен хәреф сериясенең үз тәртибе, сере бар. «А»да Югары оч һәм Әтәч яклар, «Б»да мин яшәгән Куян як, Урталык һәм Типтәрләр, ә «В»да  тирә-яктагы Таңсызар, Хаҗи, Түгәрәк һәм Алтыбай авыллары балалары укыды. Чалкактан җиде чакрымдагы Яңа Бикмәт авылы укучылары «А» һәм «Б» классларына таралып интернатта яшәп укыды. Аларның аерым бер сыйныф булып укыганы да билгеле. Мәктәпнең югары абруен һәм олы данын төрле елларда тәмамлаган укучылары күтәрде. Барысын да санап бетерү мөмкин түгел, шулай да олуг 100 еллык юбилейда татарның горурлыгы, милләтебезнең йөзе булырлык кайбер шәхесләрне исемләп узу һич артык булмас.

Туган илебезгә Борай районы биргән өч Советлар Союзы Геройларының икесе Чалкак мәктәбендә тәрбияләнгән. Татар милләтендә беренчеләрдән Советлар Союзы Герое исемен алган 1939 елдагы фин сугышы каһарманы Бигәнәй авылыннан Сәхип Майский һәм Бөек Ватан сугышы яугире, сугыштан соң бар гомерен балалар тәрбияләүгә биргән Бадрак авылыннан Таҗетдин Гыйләҗетдинов алар. Язучылар – сугыш ветераны Файык Мөхәммәтҗанов һәм Мансаф Гыйләҗев, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, профессор Эдуард Хәмитов, Россия федераль иминлек хезмәтенең отставкадагы полковнигы Шәйхинур Мирсаев, Урал федераль округының Генераль прокуратурасы баш прокуроры, юстиция өлкән советнигы Винарит Дәүләтьяров, республиканың Конституцион судында  Башкортстан Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Хәлил Тимершин, Татарстанның атказанган артисты, җырчы  Гөлнара Тимерҗанова (безнең күрше кызы. – И.Д.), сынлы сәнгать осталары Фәридә Камалова һәм Рәшит Дәүләтшин Чалкак мәктәбендә укыганнар. Шушы уку йортында булачак дипломат Рәвис Искәндәров белем алган: гомеренең 32 елын СССР Чит ил эшләре Министрлыгында хезмәткә биргән, шуның эчендә 17 ел СССРның Япониядәге илчелегендә беренче секретарь вазыйфасын үтәгән. Чалкак мәктәбе татар дөньясында күренекле композитор, беренче профессиональ татар операсын иҗат итүче Солтан Габәши исеме белән дә билгеле. Репрессия елларында нахакка рәнҗетелгән  мәшһүр композитор гомеренең соңгы елларында Чалкак балаларына музыкаль белем биргән. Шунда соңгы сулышын алган, шунда җирләнгән. Композиторның шәхси әйберләре бүген мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена куелган.

Чалкакта эшләү дәвере күпләр өчен сынау гына түгел, ә тормыш мәктәбе булган, хезмәт карьерасында үсү, күтәрелү өчен ярдәм иткән, югары дан китергән. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Неофитовна Белова ике тапкыр «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән, ул РСФСР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты булып та сайланган, укытучы Саимә Сабирҗан кызы Сөләйманова (безнең якын туганыбыз – И.Д.) «Башкортстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алган, укытучы Рәкыйбә апа Вергазова илебезнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнгән, мәктәп директоры Камил Шәехморза улы Әхияров  педагогика фәннәре докторы, профессор, Халыкара белем бирү гуманизациясе академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия мәгариф академиясенең әгъза-корреспонденты булган һәм Бөре дәүләт педагогия институты ректоры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Рәфидә Мостафа кызы Раянованың исеме Борайда һәм тирә-якта билгеле. Хезмәт биографиясен Чалкак мәктәбендә башлаган география укытучысы соңыннан күп еллар КПССның Борай район комитеты секретаре булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән социаль тармакта: мәдәният һәм сәнгатьтә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә гаять күп эшләр эшләнде, дистәләрчә яңа объектлар төзелде, милли һәм  урындагы кадрлар үсеп чыкты. Район газетасында эшли башлаганның беренче көнендә мине райкомга аның белән әнгәмәгә алып бардылар. Аның акыллы, төпле киңәшләренә мин әле дә рәхмәтле.

Мәктәпкә 7 яшьтә баралар, әмма без ни өчендер 6 яшьтән киттек. Мәктәп ике корпуслы – башлангыч сыйныфлар өчен халык телендә «Бәләкәй мәктәп», өлкәнрәкләргә – «Зур мәктәп» биналары алар. Безне – бәләкәчләрне, әлбәттә, «Бәләкәй мәктәп»кә җыйдылар,  беренче укытучыбыз – Шаһидә апа Мостафина булды. Үз балалары сыман җылы каршы алуы әле дә истә. Ул безне, 22 баланы бергә берне кушарга, хәреф танырга, аны матур итеп язарга өйрәтте. Дүртенче класска кадәр «Бәләкәй мәктәп»тә укыдык. Аннары «Зур мәктәп»кә килгәч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнәфисә апа Гыйбадуллинаның серле итеп елмаеп әйткән сүзләре бүгенгедәй истә: «Менә күрдегезме инде, сез нинди зур булып үстегез, моннан соң «Зур мәктәп»тә укый башлыйсыз!» Без, беркатлы юеш борыннар шунда  бер-беребезгә караша башладык, янәсе  кем күпме үскән, ничаклы зур булган… Дүртенче сыйныфтан класс җитәкчебез Флидә Муллаян кызы Сибәгатуллина булды. Математика укытучысы ул,  ә җырга-моңга шул тиклем мөкиббән иде, сәнгатьне, мәдәниятне яратты, һәр матур эшнең, башлангычның әйдәүчесе, оештыручысы булды.

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга…

Флидә апаның бар йөрәк җылысы белән безгә укыган  Әнгам Атнабаевның бу шигыре колакта әле дә яңгырый сыман. Авылның үзешчән театр сәнгатендә татар драматургы Мөхәммәт Әблиевның «Шәмсекамәр» драмасында төп рольне – героиняны уйнап Флидә апа үзенең күпкырлы талантының тагын бер ягын ачты. Әмма аның төп һөнәре – укытучы! Флидә апа класс җитәкчесе чагында безнең сыйныф мәктәптә бар яктан да алдынгы, өлгер булды. Классыбызда үз җырчыларыбыз, бию ансамбле, рәссамнар һәм мәктәп активының күп булуы, болар барысы да Флидә апаның үз хезмәтенә бар күңелен биреп эшләү нәтиҗәсе ул. Безне, бер төркем малайларны дәрестән соң алып калып татарчага биергә өйрәтүен мәңге онытырлык түгел. Аннары мин аңа шәхсән шуның өчен дә гомерем буе рәхмәтлемен: борын гына төрткән иҗади  эшемнең иң башында, һәрбер язган язмамда  канатландыручы да, рухландыручы да ул булды. Без бергә стена газеталары чыгардык, ә иҗади конкурсларда алар белән гел җиңүче булдык! Иҗат турында сөйли башлагач миңа кадерле, якын тагын ике шәхес турында сөйлисе килә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәт Хәмәдия улы Янгиров иң беренче тапкыр мине татарлар дөньясына, милләтебез мәдәниятына, әдәбиятына алып кергән кеше. Татар теленең матурлыгын, байлыгын ул бирде. Фотограф, укытучы Альберт Нури улы Бакиров Чалкак мәктәбенең данын районга һәм республикага чыгарган, татарның горурлыгы булырлык бихисап шәхесләрне аклы-каралы, төсле фотоларда мәңгелләштергән кеше. Аның фотосурәтләре, язмалары район, республика матбугатында гел чыгып торды,  район газетасында эшләгән вакытта үзара матур хезмәттәшлек турында аерым тукталасы килә. Авылларда язын чәчү, көзен урып-җыю эшләрен яктыртуда редакциянең штаттагы фотохәбәрчесеннән әз генә дә ким эшләмәде Альберт абый. Мин язманың текстын әзерлим, ә ул кичтән басуларда-кырларда төшергән фотоларны төнлә эшләп мотоциклына атланып иртән редакциягә килеп тапшыра иде. Аның фотоларында Чалкак авылының бай тарихлы үткәне, уңган, егәрле кешеләре, матур табигать күренешләре…

Чалкак мәктәбен хәзер таный торган түгел. Без укуны тәмамлаганнан соң ун ел үткәч, мәктәп типовой проект белән төзелгән ике катлы якты матур бинага күчте. Күп нәрсә электроникага корылган, локаль челтәрле кабинет компьютерлар белән җиһазландырылган. Информатика кабинеты киңәйтелгән, Россия мәгариф порталына эшләүче «Кросна» спутник антеннасы урнаштырылган. Әлеге канал материалларыннан мәктәп укучылары һәм укытучылары файдалана. Мәктәпнең 200 квадрат метр мәйданлы спорт залы,  3 комплект теннис өстәле, футбол кыры, волейбол, баскетбол мәйданчыгы, 250 метрлы йөгерү юлы булган спорт мәйданы бар. Үз ашханәсе, аны яшелчә белән тулысынча тәэмин итә алырлык мәктәп яны бакчасы, берьюлы 18 бала шөгыльләнә ала торган мастерское, ату тиры бар.

Чалкак мәктәбе турында сөйләгәндә югарыда исемләнгән остазларым белән беррәттән башка укытучыларымның да исемнәрен атыйсым килә. Беренче директор Рифкат Шакир улы Яхин, укытучыларым Ильфира Зәки кызы Адыева, Идая апа Габдрахманова (татар телендә язырга ул өйрәтте, гомерем буе аңа рәхмәтлемен) аның тормыш иптәше Гариф Заһиров,  Римма Хәбибуллина, Фәвил Гыйззәтуллин, Роза Галинурова һәм Зөфәр Садыйков, Хафиз Халиков, Рәвис Габдуллин, Фәүзи Низамов, тарихтан кергән Нәзилә апа, Мөнирә Хәйруллина һәм Марс Гобәйдуллин, ботаника укыткан Юфәридә апа һәм Ризван абыйлар, сугыш ветераны, хезмәт дәресе укытучысы Заһит агай Фазылов… Алар безгә, укучыларга һәрчак игътибарлы, гадел, ягымлы һәм түземле булдылар. Фидакарьлекләре, һәр балага өләшкән күңел җылысы, сабырлыгы әйтеп бетергесез зур булды.

Мәктәпләрдә янә яңа уку елы башлана. Беренче сентябрь –  Белем көне генә түгел, мәктәпне күптән тәмамлаган, аны сагынган, укытучыларын кадерләп искә алган күп санлы кичәге укучыларның үзенә күрә бер бәйрәме дә ул. Кеше гомеренең иң саф чагы – балачагы шунда үткәнгәме мәктәп безгә бик тә кадерле, нәкъ җырдагыча оныта алмаслык якты бер хатирә.

Илдар ДАУТОВ,

Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы,

Мәскәү шәһәре.

“ТАТАРЛАР” газетасы

сентябрь, 2021 ел

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*