tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Радик Хакимҗан олуг юбилеен каршылады
Шагыйрь Радик Хакимҗан олуг юбилеен каршылады

Шагыйрь Радик Хакимҗан олуг юбилеен каршылады

Шагыйрь Радик Хакимҗан 2021 нче елның 29 сентябрендә туган якларына кайтып, үзенең олуг юбилейлы туган көн тантанасын билгеләп үтте. Чараны район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде.

Шигърият бәйрәме Кыйгы районы үзәге булган, шагыйрьнең туган авылының пионерлар йортында узды. Бәйрәмгә шагыйрь Уфадан кунаклар да алып кайтты.

Тантаналы чара район житәкчесе Гордиенко Зөһрә Мәүлитбай кызы котлавы белән башланды.

Юбилей кичәсендә шагыйрь сүзләренә язылган жырларны урындагы мәдәният сарае жырчылары башкарды.

Радик Закирьян улы аеруча, бәйрәмгә туган мәктәбеннән килгән укучылар чыгышыннан канәгать булды һәм балаларга үз кулыннан почетлы грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Балалар өчен язылган шигырьләре сүзләренә жирле композитор В.Шәрифуллин көй салган жырларны мәктәпнең 4нче сыйныфы укучылары жырлап, шагыйрьне сөендерделәр.

Р.Хакимжан ижатының киләчәк буында милли аң, туган телебезгә сөю, гореф- гадәтләргә хөрмәт тәрбияләүдәге зур роле хакында районның абруйлы татар теле укытучысы бик дәлилләп сөйләде.

“Шагыйрь Радик Закирьян улы Хакимжановның балалар өчен язган байтак шигырьләрен мәктәп программасына кертерлек.”Тукайлы иткән әнкәй”, ” Балалар язарга өйрәнә” һ.б. шигырьләре бүгенге әни- әтиләргә балаларын туган тел кадерен белдереп тәрбияләүдә зур ярдәмче була алырлар иде!”– диде ул.

Бәйрәм кайнарлыгы тышка да чыккан иде. Шагыйрьне озатырга, күчтәнәчләр төяп, чит авыллардан да килеп өлгерделәр. Радик абый бик канәгать булып, машинага кереп утыргач, бераз дымланган күзләрен күрсәтмәскә тырышып, жылы итеп хушлашып, кулын болгады. Якташлары: “Соңгы очрашу булмасын!”- дип, саулык теләп торып калды. Мондый матур бәйрәмнәр узып киткәч, бераз моңсу булып кала шул…

Жәмилә Хөрмәтуллина,
Югары Кыйгы авылы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*