tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була
Казанда Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була

Казанда Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Тамаша «Галиҗанәп шагыйрь» циклында оештырыла.

Кичәне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим итә. Керү чакыру билет белән бушлай. Чакыру билетын Филармония кассасында алырга була.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл авылында туа. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан Әлмәттә нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Саҗидә Сөләйманова иҗаты: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981) һ.б. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*