tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татар баласы» рәсемнәр бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды
«Мин татар баласы» рәсемнәр бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

«Мин татар баласы» рәсемнәр бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үтүче «Мин татар баласы» республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенең тавыш бирү этабын игълан итә.

Барлыгы оештыру комитетына 260тан артык гариза килгән, икенче турга мәртәбәле жюри әгъзалары карары буенча 40 эш сайлап алынган.

Хәзер исә җиңүчеләрне ачыклар өчен тамашачыларның тавышлары кирәк.

Тавыш бирү 2021 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр «ШАЯН ТВ» сайтында дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*