Бүген бездә кунак бар: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “ТНВ”ның Ульяновск филиалы директоры, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамис Сафин. Автономиянең 25 еллык юбилее алдыннан без аның белән әңгәмә кордык.
– Рамис, чирек гасыр элек татар автономиясе нинди максат белән оештырыла?
– Билгеле булганча, 1997 елда милли-мәдәни автономияләр турында федераль закон кабул ителә. Менә шушы закон нигезендә, безнең Ульяновск өлкәсендә татар автономиясе төзелә. Шуны аеруча ассызыклап үтәсем килә, Россия территориясендә беренче татар автономиясе нәкъ менә бездә эшли башлый. Мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләрен беренче урынга куйган милли оешмага олпат шәхес – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины, профессор Азат Курчаков нигез сала. Милләт язмышы өчен җан атып йөрүче Әмир Ахметов, Равил Гимадеев, Фәһимә Сәйфуллина, Миһербану Хөснуллина, Наҗия Нурмухамметова, Асия Мөлекова, Камил Мусин, Рафаэль Яфаров, Рифгать Ахмедуллов, Гөлфинур Чулакова, Фатыйх Хаертдинов һәм Исхак Хәлимов – автономиянең чишмә башында торучылар. Ә инде Роза Ахметжанова белән Фәрид Аюпов берничә ел, планканы һич тә төшермичә, профессор Курчаковның эшен лаеклы рәвештә дәвам итәләр. Шушы шәхесләр бернинди тәҗрибәсе булмаган оешманы тернәкләндереп, аны гражданлык институты дәрәҗәсенә күтәрүгә, халыкка танытуга зур өлеш кертә.
– Автономиянең нигезе – район бүлекчәләре. Алар барысы да актив эшлиме?
– Өлкә автономиясе оешкан беренче көннән үк аның президиумы шәһәр һәм авыл районнарында бүлекчәләр булдыру максаты куя. Ике ел эчендә, ягъни 1997-1998 елларда Ульяновск шәһәренең барлык районнарында, шулай ук Димитровградта һәм өлкә районнарында җирле татар автономияләре барлыкка килә. Камил Аминов (Тереньга), Ринат Сайфутдинов (Яңа Малыклы), Төкфәт Биктимеров (Николаевка), Шамил Абуталипов (Павловка), Юныс Бирюков (Радищево), Рафаэль Назмутдинов (Заволжье), Рамил Таиров (Кузоватово), Котдус Мухамметшин (Ленин районы), Рамис Саржанов (Сенгилей) менә ике дистә елдан артык инде җирле бүлекчәләрне нәтиҗәле әйдәп баралар. Соңгы елларда сайланган җитәкчеләребез – Рамил Абитов (Тимерьюл), Шәфикъ Иматдинов (Засвияжье), Лилия Богданова (Иске Кулаткы), Раил Муракаев (Новоспасское), Марат Авхадиев (Ульяновск районы), Тәлгать Идиятуллов (Чынлы), Лекман Зиннюров (Карсун), Вәгиз Суслин (Барыш), Айрат Голяков (Майна), Кәримә Алиуллина (Новоульяновск), Фәнис Заббаров (Димитровград) һәм Җәүдәт Мубинов (Чардаклы) эшне уңышлы алып китеп, милләтебезгә намуслы хезмәт итәләр.
– Өч татар булса, өч оешма барлыкка килә, диләр. Бездә татарлар бердәм, дип буламы?
– Әйе, күрше өлкәләрдә милли оешмалар арасында бердәмлек булмавы, төрле низаглар чыгып торуы турында еш ишетергә туры килә. Кызганычка, бу чир безне дә читләтеп үтмәде. Берничә ел элек кенә әле һәр татар оешмасы үзенчә эшли иде. Киңәшле эш таркалмас, ди халкыбыз. Бездә хәзер барлык милли оешмалар – “Сембер” клубы, “Ак калфак”, татарча көрәш федерациясе, “Өмет” газетасы редакциясе, Татар мәдәният үзәге, 17 нче китапханә, яшьләр оешмасы, мөселман хатын-кызлар союзы, мөфтият, язучылар берләшмәсе, МАИБ, “Туган тел” вәкилләре автономия президиумы составына керә. Аена бер тапкыр җыелып, эш планын карыйбыз, проблемалар турында уртага салып сөйләшәбез, милләтебезнең бердемлеген ныгыту юлларын билгелибез.
– Автономия эшли башлагач ук районнарда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрү традициягә кертелгән иде. Бүген аларны уздыруны кирәк дип табасызмы?
– Туксанынчы еллар ахырында өлкәнең татар авыллары клублары бөтенләй бушап калды, татар артистлары анда концертлар белән йөрми башлады. Азат абый Курчаков менә шуны исәпкә алып, районнарда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздырырга тәкъдим итте. Дөрес, соңгы елларда без аның форматын бераз үзгәрттек. Әлеге чараны “түгәрәк өстәл” утырышы белән башлыйбыз. Анда район главалары, мәгариф һәм мәдәният идарәләре башлыклары катнаша. Бу очрашуларда милләттәшләребезне борчыган барлык мәсьәләләрне дә күтәреп чыгабыз. Татар теле һәм мәдәнияте көннәрендә автономия җитәкчеләре белән бергә Татар мәдәният үзәге һәм “Өмет” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә катнаша, аларга чын күңелдән рәхмәт. Егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче бу проектыбыз башка регионнарда да кызыксыну уята, шуңа күрә аны дәвам итәргә кирәк дип саныйм.
– Өлкәнең күпчелек мәктәпләрендә татар телен өйрәнү факультативлар һәм түгәрәкләргә генә калып бара. Моңа кем гаепле – директорлармы, әллә милли үзаңы түбән булган ата-аналармы?
– Милли мәгариф – иң борчыган, катлаулы проблемаларның берсе. Бүген өлкәбез мәктәпләрендә ана телен өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган – укытучылар бар, дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары Казаннан гел кайтып тора. Шул ук вакытта кайбер мәктәп җитәкчеләре, педагоглар, ата-аналар туган телебез язмышына битарафлык күрсәтә. Татар авылларында татар теле турында мәктәп ябыла башлагач кына искә төшерү очраклары бар. Күптән түгел Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылыннан хат килеп төште. Мәктәбебезне ябалар бит, балаларны күрше авылга йөртергә җыеналар, ә анда татар теле өйрәнелмәячәк, дип язганнар. Район мәгариф бүлеге хәбәренә караганда, бу мәктәптә унбер бала укый, шуларның икесе генә татар телен үзенең ана теле итеп саный, ә калганнары рус телен сайлаган… Иске Кулаткыда район башлыгы һәм татар автономиясе рәисе Лилия Богданова бу мәсьәләне кабыргасы белән куйгач, барлык мәктәпләр дә татар телен өйрәнү өчен каралган сәгатьләр санын расписаниегә кире кайтарырга мәҗбүр булды. Ә Новоспасское район үзәгендә танылган меценат Кәрим Аделов район башлыгы һәм мәктәп директоры белән уртак тел табып, дәреслекләр кайтартып, татар түгәрәге булдыруга иреште. Димәк, тырышсаң, активлык күрсәтсәң, милләт өчен янып йөрсәң, бозны урыныннан кузгатырга мөмкин.
Безнең автономия үтенечен исәпкә алып, өлкә мәгариф министрлыгында татар, чуваш, мордва телләре буенча аерым ставкалар булдырылды. Татар мәгарифе мәсьәләләре белән министрлыкның баш белгече, Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Абутдинова шөгыльләнә. Ул бик тә актив эшли, укучылар һәм укытучылар катнашында төрле конференцияләр, иҗади конкурслар һәм бәйгеләр уздыра.
– Автономия краеведение, китап чыгару мәсьәләсенә күп игътибар бирә, дигән фикерне ишетергә туры килә. Моның белән килешәсезме?
– Бөтендөнья татар конгрессы съездында татар авыллары тарихын, күренекле шәхесләр язмышын өйрәнү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максаты куелган иде. Бездә төбәкнең үткәнен өйрәнүгә бәйле эш системалы рәвештә алып барыла. Бу мөһим юнәлешкә автономия рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов җитәкчелек итә. Өлкәбездә 67 татар авылы бар, 40 авылның тарихы китап итеп басылып чыкты инде, тагын 5 авылга багышланган китаплар тиздән дөнья күрәчәк. “Сембер-Ульяновск крае татарлары” энциклопедиясенең беренче басмасы халыкка барып ирешкәннән соң, автономиягә хатлар килде. Шуңа күрә энциклопедиянең тулыландырылган яңа басмасын чыгарырга туры килде, анда тарихта тирән эз калдырган дистәләгән якташыбызның исемнәре өстәлде.
– Автономия баштагы мәлдә дин эшләреннән читтәрәк булырга тырышты. Ә соңгы елларда, киресенчә, бу юнәлештә активлык күрсәтә.
– Әйе, автономия озак еллар мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре белән генә шөгыльләнде. Хәзер инде без барыбыз да милләтебезнең диннән башка яши алмавын аңладык. Автономиянең соңгы конференциясендә, делегатлар үтенечен исәпкә алып, дин мәсьәләләре буенча махсус бүлек булдырылды, аны Асия апа Мөлекова җитәкли. Ә мөфтият белән һәрвакытта да тыгыз элемтәдә торабыз. 2017 елның декабрендә өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин белән халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдык. Безгә бер-беребездән читләшергә ярамый, чөнки барыбыз да халыкка хезмәт итәбез. Үзара хезмәттәшлегебез уңай нәтиҗәләр бирә. Хәзер бик күп чараларны бергәләп оештырабыз. Тел, мәдәният һәм дин бергә булса гына милләтебез үсеш юлыннан барыр.
– Татар яшьләрен активлаштыру максатында нинди чаралар күрергә җыенасыз?
– Күз генә тимәсен: уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, соңгы арада яшьләр хәрәкәте бераз җанланып китте. Хәзер “Яңа буын” оешмасына актив егетләр һәм кызлар йөри башлады. Алар бергәләп Татар мәдәният үзәгендә ике мәртәбә күңел ачу кичәсе – дискотека уздырды. Кызганычка, яшьләребез пассив шул. Әнә, Уфа, Самара, Төмән татар яшьләре гөрләтеп эшли, алардан үрнәк алсыннар иде. Ни гаҗәп, автономия карамагында эшләп килүче “Таныш булыйк” клубына яшьләрнең әбиләре шалтыраталар бит… Йөрәге татар дип типкән егет-кызлар өчен автономия һәм мәдәният үзәге ишекләре һәрвакыт ачык.
– Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, федераль татар автономиясе белән мөнәсәбәтләрегез нидән гыйбарәт?
– Автономиябез беренче көннән үк Татарстан Хөкүмәте, мәгариф һәм мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, федераль татар автономиясе белән тыгыз элемтәдә тора. Алардан башка эшебезне күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Төрле проектларыбызны тормышка ашыру өчен Казаннан грантлар алабыз, нинди генә чара оештырсак та, ярдәм итәләр, вәкилләре килеп җитә. Үзебезне төрле форумнарга чакырып торалар. Быел гына да Ульяновск өлкәсе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы съездында, авыл эшмәкәрләре, татар дин әһелләре, журналистлар, ана теле укытучылары форумнарында катнашты. Төбәгебез вәкилләре тәҗрибә өйрәнеп, алдынгы ысуллар белән танышып, яңа элемтәләр урнаштырып кайталар.
– Ульяновск өлкә татар автономиясе җирле хакимият, Губернатор белән уртак тел табып эшләү ягыннан күпләргә үрнәк булып тора. Моның сере нидә?
– Мин үземне дипломат итеп саныйм, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән уртак тел табып, аңлашып эшләргә тырышам. Автономиябез өлкә Хөкүмәтенең барлык акцияләрендә, проектларында актив катнаша. Губернатор сайлаулары вакытында өлкәнең татар авылларында яшәүчеләр һәрвакыт Президент тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатура өчен тавыш бирә. Яңа Губернаторыбыз Алексей Русских әлеге вазыйфага сайлангач ук милли-мәдәни автономияләр рәисләре белән очрашты һәм көн тәртибендә булган мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләде. Быел федераль Сабантуй бәйрәмен зур чыгымнар тотып, югары дәрәҗәдә уздыруы өчен без аңа чиксез рәхмәтле. Милли бәйрәмебез уңаеннан ипподром һәм парк территориясе төзекләндерелде, шәһәр инфраструктурасы яңартылды.
– Автономиянең соңгы 25 елдагы иң зур уңышы һәм иң зур югалтуы дип нәрсәне атар идегез?
– Әлеге дә баягы мәгариф өлкәсендә югалтуларыбыз шактый. Ульяновск педагогия институтында, Сенгилей педагогия училищесында һәм Ульяновскиның балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләүче училищесында милли татар төркемнәре, шулай ук Яңа шәһәрдә 91 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәп ябылды. Шул ук вакытта Димитровградта Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп ачылды һәм уңышлы эшләп килә. Татар мәдәният үзәген һәм “ТНВ”ның корпунктын ачу бәхетенә ирештек. Чирек гасыр эчендә Ульяновск өлкәсе Россиядә бердәнбер төбәк буларак федераль Сабан туен дүрт тапкыр уздырды. 2014 елда федераль татар мохтарияте үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча безнең оешма Россиядә иң яхшы эшләүче татар автономиясе итеп танылды. Ә 2017 елда өлкә татар автономиясе төбәк мохтариятләре арасында беренче булып өлкәнең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләнде.
– Милли оешма алдагы елларга нинди планнар белән яши?
– Авыллар тарихына багышланган китаплар чыгаруны, данлыклы якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүне, алар истәлегенә мемориаль такталар ачуны дәвам итәргә ниятлибез.
Әңгәмәдәш – Исхак ХӘЛИМОВ