tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы уза
Түбән Камада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы уза

Түбән Камада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы уза

Бүген  Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исеме астында күчмә утырышы уза.

Утырыш кысаларында Ташлык авылында күренекле шәхесләргә багышланган музей, үзәк китапханә, мәчет, “Таңсылу” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышу, Хәмзин Айдар Наил улының авыл тарихына багышланган “Ташлык” исемле китабын тәкъдим итү чаралары узды.

Көн дәвамында җирлектәге Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары бүлекләренең эш бүлмәләре белән, “Ияләр иясе” – Г. Тукай премиясе лауреаты, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов һәм аның музее белән, “Бишегем” балалар театр студиясе, “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле, “Адымнар – Түбән Кама” күптелле белем бирү комплексы эшчәнлеге белән танышу каралган. Катнашучылар күп кенә башка кызыклы чараларда да катнашачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*