Шушы көннәрдә татарда яңа китап дөньяга туды. Аны Равил ага Фәйзуллин үзенең дусты рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов язган хатлардан туплаган. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап 2000нче елларга кадәр Әхсән әфәнде Равил абыйга даими хат язып торган икән. Бу хатларда шул чорларның йөрәк тибеше.
“Бу хатлар күп еллар ятты миндә. Бу зур хезмәт. Әлеге китапны булдыруга 3 елга якын гомеремне бирдем. Хәзер өстемнән зур йөк төшкән сыман хис итәм үземне”, – диде безгә Равил абый.
Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Ул Түбән Кама шәһәрендә яшәгән. 2012 елда якты дөньядан киткән.
“Әхсән хатлары” китабының нигезен Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тәшкил итә. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Хаттан хатка күчә барган саен, рәссамның оста каләм иясе – философ-публицист икәнлегенә инанасың.