tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөслим районы Иске Карамалы авылына кызыклы сәяхәт

ВИДЕО: Мөслим районы Иске Карамалы авылына кызыклы сәяхәт

“Иң шәп татар авылларын эзлибез!” дип сөрән салучы “Тәгәрмәч” проекты бу юлы Мөслим районы Иске Карамалы авылында тукталды. Дөресрәге, Иске Карамалы белән Күбәк авылларында. Сиам игезәкләре шикелле бер булып яши ике җирлек халкы. Икесенә бер мәктәп, китапханә, ФАП һәм башкалары. Авылда дельфиннар үстерүче Ризәлә апа белән таныштык, Роберт абый белән духовкада һәм пичтә бәлеш пешерү үзенчәлекләре турында гәпләштек. Авылның 102 яшьлек акъәбие үз әтисенең Ленинны күрүе турында тәфсилләп сөйләде. Мөслимдә яшәп иҗат итүче журналист Гөлназ Шәмсине шушы чыгарылышның фәнни консультанты, дисәк тә була. Өстәвенә, “Тәгәрмәч”не караучылар арасында бүләк тә уйната ул. Шартлары белән репортаж барышында таныша аласыз. “Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, аларның бай тарихын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*