tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рбишчаның якты йолдызлары
Рбишчаның якты йолдызлары

Рбишчаның якты йолдызлары

Авылның йөзен кешеләр билгели диләр, аның төпбайлыгы да- тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Безнең Рбишча халкы борын­гыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, камера калош басучылары, тегүчеләре, казы тутыручылар белән дан тоткан.

Сания апа

Авыл яшәсен өчен бөтен гоме­рен үз халкына багышлаган, үз халкы өчен янып йөрүчеләребез бүген дә шактый. Сания Әхәт кызы Хайретдинова шундый шәхес- ләрнең берсе. Аны безнең авыл­да олысы-кечесе белә, чөнки ул илле елга якын балалар бакчасын җитәкләде.

Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балалар­ны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Гомернең беренче еллары бала үсешендә аеруча җаваплы чор. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирәнтен кызыксынып өйрәнә һәм әдәплелек сыйфатларын да тиз үзләштерә. Кечкенәләрне үз- үзләрен тәртипле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү нәкъ балалар бакчасын­нан башлана. Ә үзеңдә андый сыйфатлар булмаса, баланы син бернәрсәгә дә өйрәтә алмыйсың. Бөтен эш, белгәнебезчә, башлык­тан башлана. Әдәплелек дисеңме, сабырлык, хезмәт сөючәнлек – бу сыйфатлар Сания апага хас.

Безнең Кече Рбишча балалар бак­часы авылның бик матур җирендә урнашкан. Елгасы да, тавы да – бар да янәшә. Бирегә авылның һәрбер баласы йөргәндер. Мондагы тәмле ашлар, чиста-пөхтә бүлмәләр, балаларны чын йөрәктән ярату­чы апалар һәрберебезнең гомер буе исеннән чыкмый. Ә иң инде һәрбер баланы беренче тормыш кагыйдәләренә өйрәтүче Сания апабыз иде. Аның гомер юлын бар­лап карыйк әле.

Сания апа Хайретдинова 1952 елның 17 сентябрендә Петрякс авылында Чарлагановлар гаилә- сендә өченче бала булып туа.

Әтисе Әхәт абый

Аның әтисе, Әхәт Үмәр улы Чарла­ганов, безнең Нижгар төбәгендә киң танылган, зыялы шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны, атаклы укытучы һәм шагыйрь буларак та билгеле. Чыгышы белән ишле гади крестьян гаиләсеннән булса да, тырышлы­гы аны югары үрләргә мендерә. Әхәт абыйдан башка, аларның гаиләсендә сигез малай, бер кыз була. Җирле мәктәпне тәмамлагач, ул Кочко-Пожар педучилищесында укый һәм диплом алгач, Курмыш ягындагы Малмеш авылына укы­тырга җибәрәләр. 1939 елда ар­мия сафларына алына һәм хәрби хезмәтен күрше Монголия иленнән башлый, Халхин-Гол елгасы буен­да япон сугышчыларына каршы сугышта катнаша, парашютчы- десантчы мәктәбен тәмамлый. Ә озакламый Бөек Ватан сугышы башлана, ул авылына да кайта ал­мый – туры сугышка китә. Фронтта взвод командиры ярдәмчесе, рота старшинасы, разведка взводы ко­мандиры вазифаларын үти. Сугыш барышында берничә тапкыр яра­ланып, госпитальләрдә дә ятарга туры килә. Сугышта күрсәткән ба­тырлыклары өчен бик күп орден- медальләр белән бүләкләнә. (Аңа икенче дәрәҗә Дан орденын тап­шырганда мин җиденче сыйныф­та укый идем, ә абый ул вакытта безнең сыйныф җитәкчесе иде. Сугыш тәмамланганга кырык ел вакыт үтсә дә, орден үзенең иясен эзләп табып, ике авыл халкы өчен бу зур вакыйга булды. Безнең Кече Рбишча сигезъеллык мәктәбенә бик күп хәрби кешеләр, корреспон­дентлар, партия вәкилләре килеп, орденны тапшырдылар. Соңыннан шушы вакыйга турында өлкә теле­видениесе “На деревне, за околи­цей” тапшыруы төшерде. Безнең мәктәп укучылары да шушы фильмга эләкте).

Әнисе Мәгафия апа

Педучилищеда укыганда ул Крас­ный Остров авылында туып-үскән Мәгафия Абдулкадер кызы белән таныша. Сугыш тәмамлангач, Әхәт абыйны шушы авыл мәктәбенә укытырга җибәрәләр һәм ул озак та үтми Мәгафия апага ике туга­нын яучы итеп җибәрә. Мәһәргә Әхәт абыйның әнисе ике пар каме­ра калош куя. Булачак кода белән кодагый моңа бик шатланышалар. Яшьләр 1945 елның декабрь аен­да туй итәләр. Озакламый Әхәт абый Петрякс районының “Ста­лин байрагы” газетасына редак­тор итеп билгеләнә. Бу авылда Чарлагановларның өч балала­ры – Дания, Дамир һәм Сания туа. Укытучылар җитмәү сәбәпле, аларны кабат Краснай мәктәбенә җибәрәләр. Биредә һәр ел саен яңа фатирда торырга туры килә, һәрбересенә өргә, мич салалар, йортны төзәтәләр, ә киләсе елга аннан күченеп китәргә мәҗбүр булалар. Тормыш авырлыгын бик нык татый яшь гаилә. Озакламый тагы да ике кыз балалары – Рим­ма белән Алсу туа. 1950 елларның ахырында гына Әхәт абый гаиләсе белән туган авылына кайта. Ләкин биредә гаиләдә кеше күп, янәдән фатир эзләргә кирәк була. Ниһаять, 1959 елда алар Дүртөйле авылын­нан дүрт сарыкка алмаштырып, йорт сатып алалар. Мәгафия апа соңгы улы Шәмилне үз йортында таба, гаилә өчен яңа тормыш баш­лана.

Мәктәп еллары

Нәкъ менә шушы елда безнең Сания апабыз Зур Рбишча мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Аның беренче укыту­чысы минем әбекәем Зәйнәп Ис­хак кызы Ваһапова була.

– Без Зәйнәп апаны шундый яра­та идек, һәркөн иртән Ямәш очы күперенә сыйныфыбыздагы 35 укучы белән аңа каршы бара идек. Ләкин икенче сыйныфта ул Кече Рбишча мәктәбенә күчте, ә безне укытырга минем әнием – Мәгафия килде. Ул шулай ук хезмәт вете­раны, Петрякста яшәгәндә бала­лар бакчасында эшләде, Краснай авылында интернатта укытты. Ә инде Рбишчага кайткач, утыз өч ел башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде, – дип искә ала Сания апа.

Мәктәптә ул беренче партада утыра, бик тырышып укый, барлык чараларда актив катнашырга ты­рыша. Ә инде дүртенче сыйныфка кергәч, яңа килгән рус теле укыту­чысы Галина Владимировнаның дәресләре аларга тырышып укыр­га яңа этәргеч бирә. Ул аларның яраткан апаларының берсе була, һәр бәйрәмгә бөтен сыйныф кот­лау открыткалары бүләк итә үзенә. Галина апа Саниягә рус теле белән әдәбиятына олы мәхәббәт уята, матур итеп иншалар язарга өйрәтә. Укытучылар гаиләсендә үскәнгә күрә, Чарлагановлар йор­тында беренче урында һәрвакыт тәртип була. Дәресләр эшләнмичә, телевизор карарга ярамый. Ә аларның кечкенә “Аврора” теле­визорлары бөтен урамга бер генә, кичләрен аны карарга бөтен күршеләр җыела. “Без бала чакта күршеләр белән бик дус яши идек, бер-беребезгә гел булышып тор­дык. Кемгә торфы басарга, яз ба­шында кемнең өен юарга, көзләрен кемнең бәрәңгесен чүпләргә – ба­рысын бергә җыелып эшли идек. Иң кызыгы шунысы – өй юганда кызлар мич башын юарга тыры­ша иде, чөнки аны кем юа – шул быел Мәскәүгә китә, дигән ырым бар иде. Мин дә бик күп мич баш­лары юдым, ләкин Мәскәүгә китә алмадым”, – дип исенә төшерә Сания апа. Балачакның шушы мизгелләре аның шигырьләрендә дә тасвирлана:

Җырлый-җырлый тирес баса идек,

Мичкә булсын диеп ягарга.

Аяклар да безнең ярылмаган,

Кермәгән дә никтер пыяла.

“Артка куныш”, “тиреш”,

“качышлыны”

Уйный идек җәйләр җиткәчтен.

Әкыш җиткәч чана шуа идек,

“Улишканың” тавын гөрләтеп.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Сания апа дус кызы белән Дзер­жинск шәһәрендәге пионерво­жатыйлар курсаларына укырга керә. Анда бер ел укыгач, Зур Рбишча мәктәбенә башлангыч сыйныфларның вожатые булып эшкә кайта. Рәшит абый За­киров музыка дәресләре укы­та, Сания апаны балаларга җырлар өйрәтергә дә чакыргалый. Мәктәптәге һәр бәйрәмгә концерт, пьесалар куялар. Бервакыт клубта “Язылмаган законнар” спектакле куела, Сания апа врач хатыны ро­лен башкара. Роль буенча ул бик бай хатын, ләкин артистның аның ролен башкарыр өчен яраклы кие­ме юк. Инде нишләргә? Белгән- күргәннән, күршеләрдән кием җыеп йөрергә туры килә. Спек­такль карарга ике Рбишча халкы җыела. Клуб шыгрым тулы, ләкин бер тавыш та чыкмый, бар да яра­тып спектакль карый.

Тормыш юллары

1971 елда Сания Кече Рбишча егете Мансур Хайретдинов белән гаилә кора. Аларның танышулары да бик кызыклы килеп чыга: Сания Дзержинск шәһәреннән укып кайта, ә Мансурның армия сафларыннан кайтып килүе була һәм машина башында авылга бергә кайтырга туры килә. Июль аенда гөрләтеп туй уздыралар. Ул елларда яшь киленнәр башларына шәл ябынса­лар, авылда беренче фата киюче Сания апа була. Шушы елда ук ул читтән торып Городец шәһәрендәге педагогия көллиятенә укырга керә, олы туганы Дания апа да шушы көллиятне тәмамлый.

Хайретдиновлар йортына Сания апа тугызынчы кеше булып килә, Мансур абыйның әни-әтисе, биш туганы белән бергә яши башлый­лар. Иң кече туганы Файлә өченче сыйныфта гына укый була.

Сания апаның каен әнисе, Маһирә апа, өйдә хуҗабикә, ә каен әтисе Ибраһим ага – колхоз­да җаваплы хезмәттә. Аларның икесенә дә иллешәр яшь, Ман­сур олы уллары. Ибраһим абый, Саниянең әтисе кебек үк, Бөек Ва­тан сугышында катнашкан, 1943 елда Беренче Украина фронты составында Чернигов шәһәрен азат иткәндә бик каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, кире фронтка кайта һәм Новоград- Волынский шәһәрен азат иткәндә икенче кабат, бу юлы аякка ярала­на. Белая Церковь шәһәрендәге госпитальдә дәваланып, тагы су­гыш кырына кайта. Ә инде 1944 елда Житомир өлкәсенең Прилука шәһәрендә сугышлар барганда тагы каты яраланып, туган авылы­на кайта. Сугышта күрсәткән ба­тырлыклары өчен “За отвагу”, “За воинскую доблесть” медальләре белән бүләкләнә. Авылга кайткач, “Урак белән чүкеч” колхозында башта бригадир, ә аннары дистә еллар буе терлекчелек фермасы мөдире булып эшли.

Бакча мөдире

Кече Рбишчада яши башлагач, шул ук 1971 елда Сания биредәге мәктәпкә башлангыч сыйныф укы­тучысы итеп билгеләнә һәм икен­че сыйныф укучылырын укыта башлый. Ә 1973 елда аны балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Менә шушы вакыттан башлап, аның 49 ел гомере шул балалар бакчасы белән бәйләнә. Әлбәттә, мөдирнең хезмәте җиңелләрдән түгел. “Азык-төлекне аркага салып, Зур Рбишча кибетләреннән ташыр­га, итләр-майларны Уразавылдан барып алырга кирәк. Анда аларны урамга чыгарып куябыз да, нинди машина узар, кем безне утыртып, авылга кайтарыр икән дип көтеп то­рабыз”, – дип исенә төшерә Сания апа. Зур Рбишча балалар бакчасы мөдирләре Разия апа Хөсәинова һәм Рауза апа Ахунова белән Сер­гачтан да кирәкле әйберләр барып алырга туры килә аларга.

Кече Рбишча балалар бакчасы­на дистә еллар буе егерме бишәр бала йөри иде, соңрак СанПиН нормалары буенча егермегә генә калдырдылар. Биредә балалар өчен бөтен шартлар тудырылган, чисталык, пөхтәлек бина эчендә генә түгел, урамнан ук күренә. Бак­ча хезмәткәрләре белән Сания апа һәрвакыт бер сүздә булып эшлиләр. Биредә озак еллар буе Вәлидә апа Хайретдинова, Найлә апа Камалет­динова, Адилә апа Бәдретдинова (хәзер мәрхүмә инде), Галия апа Мөхәммәтҗанова, Найлә апа Ха­мидуллина бер коллектив булып, бик тырышып эшләделәр. Әлеге вакытка килгәндә, Әлфия Хай­ретдинова, Лилия Хамидуллина үз эшләрен бик яратып башкара­лар. Шулай ук берничә ел Рамилә Әсфәндиярова да эшләде.

Гомер казанышлары

Мансур абый белән Сания апа илле елдан артык инде бик ма­тур яшиләр. Сания апа кайнана­сы белән утыз алты, ә каен әтисе белән кырык алты ел бер сүздә, бер калебта яшәделәр. Картларга ихтирам-хөрмәт зур иде бу йорт­та. Сания апа үзе дә аларны үз әти-әнисе кебек күрде. Иренең Мәскәүдәге туганнарының бала­лары анарга бүген дә “әни” дип эндәшә. Мансур абый уналты яшеннән колхозда эшли, 1967 елда Уразавылның МСУ оешмасы­на эшкә урнаша, шуннан армиягә алына. Хәрби хезмәттән соң кабат шунда килә һәм оешма таркалган­чы, 1996 елга кадәр эшли. Алар бер- сеннән-берсе артык тәүфыйклы, акыллы өч бала тәрбияләп үстерделәр – Рөстәм, Йолдыз һәм Ринат гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, әти-әниләренә җиде онык бүләк иттеләр.

Сания апа белән Мансур абый гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып таптылар һәм хәзер мул­лыкта яшиләр. Ике катлы таш йортына Аллаһы Тәгаләбез бәрәкәт биргән. Туган- тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр. Алар – авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре һәм алар белән горурланабыз.

Туганнары

Сания апаның әти-әнисе укытучы булгач, балалары да шушы юлга баса. Олы кызла­ры Дания озак еллар Куйсуы мәктәбендә ба­лалар укытты. Дамир Әлмәт музыка учили­щесын тәмамлагач, Зур Рбишча мәктәбендә музыка дәресләре укыта, соңыннан Мәскәү- гә китеп, лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә укыта. Римма апа хезмәт юлын шулай ук Зур Рбишча мәктәбеннән башлый. Биредә ул озак еллар математика укыта, соңрак гаиләсе белән Мәдәнә авылына күченәләр. Анда мәктәп ябылганчы балаларга мате­матика укыта. Алсу апа Мәскәү шәһәренең балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кече туганнары Шамил шулай ук Мәскәүдә яши. Балаларын илгә кирәкле кешеләр итеп үстерүдә Әхәт абый белән Мәгафия апаның роле бик зур.

Әтисенең яраткан кызы буларак, Сания апа аның бик күп яхшы сыйфатларын алган. Абыебызны без укытучы гына түгел, ша­гыйрь итеп тә беләбез. Сания апа да бик күп шигырьләр авторы, аларның берничәсе “Ту­ган як” газетасында да басылып чыккан иде.

Гаилә сыйфаты

Гаиләдәге бәхетле, матур тормыш турында сөйләгәндә, Сания апа белән Мансур абый сабырлык, түземлелекне беренче урынга куйдылар.

– Дөнья булгач, төрле хәлләр булгалый. Иң мөһиме – сабырлык саклау һәм кызган килеш бер-береңә күңелсез сүзләр әйтеп ташламау. Без, Аллаһыга шөкер, тату яши­без. Икәү булганда тормыш авырлыкларын кичерүе дә җиңелрәк бит, бергәләп шатла­нуы да рәхәт, – ди Мансур абый.

Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклы­гын сынау өчен илле ел аз вакыт түгел. Сания апа һәм Мансур абый бу сынауны уңышлы узганнар. Ул гына да түгел, алар үзләренең тормыш рәвеше белән балалары­на да, туган авылларының яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр. Үткән елда ал­тын туйларын, агымдагы елның сентябрь аенда Сания апаның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Без аларны котлап, бәхет, шатлыклар, әле күп еллар менә шулай бер- берсенә терәк булып, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез.

Шулай ук Сания апаны 27 сентябрь көнне билгеләнеп үткән профессиональ бәйрәме – Тәрбиячеләр көне белән дә котлыйбыз!

Исән булыгыз, хөрмәтле Мансур абый һәм Сания апа, әле тагы күп кенә еллар сезнең йолдызыгыз балкысын.

Әлфия Мөхәммәтҗанова

Зур Рбишча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*