tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды
Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды

Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды

Казан Мэриясендә хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды. Дәресләрдә кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр белем ала.

«Телне белү дәрәҗәсенә карап, укучылар ике төркемдә шөгыльләнә: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәресләрдә укучылар товарларның татар телендәге исемнәрен, хезмәт күрсәтү өлкәсенең төп лексикасын, кунакханәдә хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклану өлкәсе лексикаларын, татар телендә туристлар өчен гыйбарәләр, аш-су, кибет һәм сәүдә үзәге белән бәйле сүзләрне өйрәнәчәк», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрестән тора. Курс ахырында укучыларга таныклыклар тапшырылачак. Телне яхшы белү әлеге хезмәткәрләргә кулланучылар белән элемтәне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

  • Искәртеп үтик, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары Казан мэриясе базасында беренче тапкыр узган ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен дә бушлай татар теле курслары уза, дәресләр 20 сентябрьдә башланды. Шулай ук Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре, аерым алганда кондукторлар һәм машина йөртүчеләр, өчен дә бушлай татар теле курслары үткәрү планлаштырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*