«Фатирникта катнашкан барлык кешеләрнең чыгышларын күрдем, барысы да талантлы, тамашачы буларак, барысын да «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп сәхнәсендә күрергә теләр идем. Бәйге булгач, үзенең таләпләре була. Санаулылар гына сәхнәдә чыгыш ясый. Бу минем өчен иң беренче ярыш, финалда булуыма, катнашуыма шатмын. Кеше алдында җырлап карау – минем өчен зур адым, имтихан», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рәдис Шәрифуллин мәктәптә укыганда ук чыгыш ясый башлавын әйтте. «Профессиональ дәрәҗәдә эшләгәнем юк иде. 2022 елда җырлый башладым: ике җырым бар. Музыка белән шөгыльләнү – хобби кебек. Бу шөгыльне дәвам иттерәсе килә», – диде музыкант.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе күптәннән бара, ләкин мин аннан читтәрәк йөри идем. Иптәш кызым андагы чаралар белән бик кызыксына һәм катнаша, өченче ел рәттән миңа да музыкаль бәйгедә катнашып карарга тәкъдим итте. Быел, ниһаять, ризалык белдердем һәм үземне сынап карарга булдым», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar