Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумының ачылышы узды
«Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумының ачылышы узды

«Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумының ачылышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, 2025 елның 14-18 апрель көннәрендә Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабантуйны оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум уздыра.

Чараның рәсми ачылышы Каюм Насыйри музеенда узды. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин сәламләде.

Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 кеше катнаша:  Владимир, Волгоград, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Сведловск, Томск, Төмән, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү, Мурманск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Казахстан, Австралия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*