Быел журналистларның “Алтын каләм” бәйгесе унтугызынчы тапкыр, ә өлкә губернаторы призларына конкурс алтынчы мәртәбә, инде гадәткә кергәнчә, Самараның затлы “Ренессанс” кунакханәсендә үткәрелде.
Бу юлы тантанага берникадәр үзгәрешләр кертелгән иде. Иң беренче булып бүләкләр Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңүчеләргә бирелде.
Символик “Алтын каләм”не өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Дмитрий Игоревич Азаров Жигулевски шәһәренең “Жигулевский рабочий” газетасының баш редакторы Елена Гураевскаяга, Самара дәүләт телерадиокомпаниясенең (ГТРК) радио хәбәрчесе Татьяна Маркушинага һәм “ТЕРРА” медиа-порталының баш редакторы Наталья Камбаровага тапшырды. Аларның һәркайсы 100 мең сумлык сертификат белән дә бүләкләнде.
Мин бигрәк тә үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында күрше Кләүле һәм Шенталы районнары газеталарында бергә эшләгән үземнең каләмдәшем Татьяна Константиновна өчен шатландым. Аның да минем кебек үк журналистикадагы хезмәт стажы илле елдан артып киткән инде. Шуларның күбесен ул өлкә радиосында эшләде һәм әле дә эшләвен дәвам итә. Без Татьяна Константиновнаның авыл районнарыннан язып алып кайткан радиотапшыруларын бүген дә рәхәтләнеп, чын ләззәт алып тыңлап барабыз. Аның шактый гына язмалары безнең милләттәшләребезгә — татарларга да багышланган була. “Алтын каләм” бүләгенә Татьяна Маркушина, һичшиксез, лаек.
Моннан өч ел элек безнең “Бердәмлек” татар газетабыз да милли теманы яктырту номинациясендә өлкә журналистлары оешмасы бүләгенә ия булган, ә хәбәрчебез Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева өченче дәрәҗәдәге губернатор премиясенә лаек дип табылган иде.
Соңгы вакытларда, кызганыч ки, милли басмаларга игътибар кимеде. Аларның күпчелеге чыгудан бөтенләй тукталды, ә “Бердәмлек” газетабыз матди яктан очын очка ялгап яшәп ята. Шулай булгач, премияләргә дәгъва итү турында хыялланасы да килми, ә бер карасаң, безнең “Бердәмлек”тә дә премия алырлык язмалар да, аларны язучы хәбәрчеләр дә юк түгел.
Мин бу юлы да губернатор премияләре белән бүләкләнүчеләр арасында татар исемнәрен йөртүче журналистларыбызны күреп, шатланып, горурланып утырдым.
Менә алар — ГТРК “Самара” радиосыннан Анфиса Минсәгыйть кызы Ногуманова, ГТРК “Самара” телевидениесеннән Лилия Фатыйх кызы Вәлиева, Камилла Дмитриевна Ткачева… Тик аларның барсы да рус телле журналистлар шул.
Егерме сигезенче ел “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире булып эшләү дәверендә үзебезнең редакциябездә егерме бишләп татар журналистын әзерләргә туры килде. Тик аларның күпчелеге хәзер бу борынгы һөнәр ияләре түгел инде. Барысы да, газетабызда хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле, башка җайлырак урыннарга күчтеләр. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый.
Биш ел буе элеккеге губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкиннан ярдәм көтеп яшәдек. Булмады. Быелгы бәйрәмдә яңа билгеләнгән өлкә җитәкчебез, үзебезнең Самара кешесе Дмитрий Игоревич Азаров белән күрешеп, сөйләшергә насыйп булды. Аның белән рәсемгә дә төштек. Үзенең “Бердәмлек”не белүе турында әйтте, ярдәм итәргә дә вәгъдә итте. Кем белә бит, өметсез шайтан гына диләр. Бәлки, дөньялар яхшы якка үзгәреп, “Бердәмлег”ебез дә яшәвен дәвам итәр, киләчәктә татар журналистлары да губернатор кулыннан бүләкләр алу бәхетенә ирешерләр, дип ышанасы килә.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Светлана Осьмачкина һәм Андрей Савельев фотосурәтләре.