tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфкать Шаһиев: Саҗидә Сөләйманова бүгенге көндә дә иҗатының алтын бөеклеген югалтмый

Рәфкать Шаһиев: Саҗидә Сөләйманова бүгенге көндә дә иҗатының алтын бөеклеген югалтмый

Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың иҗаты хәзер дә бөеклеген югалтмый дигән фикердә.

«Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт белән, алтын, кызыл миләшле көз белән тәңгәл килә. Бүген дә ул иҗатының алтын бөеклеген дәлилли», — диде ул Саҗидә Сөләйманованың Әлмәт шәһәрендә урнашкан бюстына чәчәкләр салу тантанасы алдыннан.

Аның сүзләренчә, Әлмәт тамашачысы, укучысы Саҗидә Сөләйманованың образын башкача кабул итә, яшәтә. «Ничә еллар дәвамында аның премиясе булдырылганнан соң да Әлмәт халкы аның рухы, иҗаты белән яши. Әлмәт үзенең Саҗидәсен булдырган кебек», — ди Рәфкать Шаһиев.

Шагыйрә Галия Гайнетдинова Саҗидә Сөләйманованы туганы кебек итеп кабул итүе турында әйтте. «Алар әнием белән бер елгы, бергә уйнап үскәннәр. Быел әниемә 95 яшь. Шушы авыр чир җир куенына алмаган булса, Саҗидә апага да 95 яшь тулган булыр иде», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*