tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган
Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган

Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган

Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланган, быел анда олылар да йөри.

«Узган атнада беренче дәрес узды. Пандемия сәбәпле мәктәпнең эше тукталып торган иде. Пандемиягә кадәр яшьләр һәм балалар төркеме бар иде, анда кырыклап бала йөрде. Быел олылар төркеме дә җыелды, алар үзләре теләк белдерде», — дип сөйләде якшәмбе мәктәбендә татар телен укытучы Алсу Гайнетдинова.

Ел дәвамында татар теле дәресләрен ике мөгаллим укытачак. Олылар өчен дәресләр 12:00 сәгатьтә, ә балалар өчен дәресләр 13:00 сәгатьтә башлана.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*