tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Кемерово шәһәрендә “Татар утары” комплексын булдыру хакында фикер алыштылар
Бөтендөнья татар конгрессында Кемерово шәһәрендә  “Татар утары” комплексын булдыру хакында фикер алыштылар

Бөтендөнья татар конгрессында Кемерово шәһәрендә “Татар утары” комплексын булдыру хакында фикер алыштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Кузбассның “Томская Писаница” музей-тыюлыгы” директоры вазыйфаларын башкаручы Анна Буданцева һәм археолог, тарихчы Вадим Гореев белән очрашты.

Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Гөлназ Нигъмәтҗанова катнаштылар.

Биредә Кемерово шәһәрендә “Татар утары” комплексын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Шәһәргә әлеге комплекс Татарстан Республикасы тарафыннан Халыкара Шахтерлар Сабан Туен уздырганнан соң бүләк ителгән иде.

Яңа комплекста мәчет, музей, шулай ук татар милли ашларына, һөнәрчелеккә, сувенир продукциягә багышланган аерым корылмалар булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*