tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхимә Арсланова: Ана телебезгә үзебез ихтирам күрсәтмәсәк, башка халыклар хөрмәтләмәс
Рәхимә Арсланова: Ана телебезгә үзебез ихтирам күрсәтмәсәк, башка халыклар хөрмәтләмәс

Рәхимә Арсланова: Ана телебезгә үзебез ихтирам күрсәтмәсәк, башка халыклар хөрмәтләмәс

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Ана теле укытучылары киңәшләште» дигән язмасы чыкты.

«Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды. Ана теленең бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында сөйләшүгә багышланган очрашуда шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче педагоглар, милли компонентлы балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Мәркәзебез Казаннан тел белгечләре, дәреслекләр авторлары чакырулы иде.

Семинарны оештыручылар – Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, мәгариф үсеше институты һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе чараны мавыктыргыч, бай эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде.

Чараның беренче өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Мәдәният үзәге фойесында педагоглар тырышлыгы белән оештырылган интерактив күргәзмәләр, остаханәләр эшләде. Өлкәбезнең төрле почмакларыннан җыелган укытучылар Сембер татарларының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать музее белән дә бик теләп таныштылар. Алар музейханәдә кадерләп сакланган олы ядкарьләр – якташларыбыз сугыш кырыннан юллаган өчпочмаклы хатларны һәм фронтларда татар телендә нәшер ителгән газеталарны үз күзләре белән күреп, кулларына тотып та карадылар.

Пленар утырышта сүз, нигездә, мәктәпләрдә ана телен укытуның торышы, балаларда кече яшьтән үк милли горурлык хисе тәрбияләү һәм ата-аналарның милли үзаңын үстерү хакында барды.

Киңәшмәнең рәсми өлешен Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты директоры урынбасары Алексей Соколов ачып җибәрде һәм ана теле сагында торучы педагогларны яңа уку елы башлануы уңаеннан тәбрик итте.

«Без күпмилләтле төбәктә яшибез. Шуңа күрә яшь буынга ана телләрен өйрәтүне һәрвакыт күз уңында тотабыз. Өлкәбезнең барлык белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә дә туган телләрне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Бездә укытучыларны кызыксындыру чаралары тормышка ашырыла. Ике елга бер тапкыр «Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурсын уздыру өчен өлкә Хөкүмәте тарафыннан бюджеттен ярты миллион сум акча бүлеп бирелә. Ә «Иң яхшы ана теле кабинеты» бәйгесе ел саен үткәрелә», – диде өлкә институты вәкиле.

Алексей Соколов аеруча нәтиҗәле эшләүче педагогларга – Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбеннән Хава Мавлютова белән Ульяновск шәһәренең Лаишевка бистәсе урта мәктәбеннән Алсу Шайдулловага өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина өлкә мәгариф үсеше институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге татар гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова үзенең чыгышында балаларда туган телгә карата мәхәббәтне гаиләдә тәрбияләү кирәклеген ассызыклады.

«Балалар бакчаларында сабыйларны әдәби телгә тартып, мәктәпләрдә фән буларак өйрәтүне дәвам итәргә кирәк. Газиз ана телебезгә үзебез ихтирам күрсәтмәсәк, башка халыклар хөрмәтләмәс», – диде Казан кунагы.

Ульяновск өлкәсе мәктәпләре мөгаллимәләре Казанның татар гимназиясе эшчәнлегенә, уңышларына соклануларын белдерделәр.

«Бездә хәлләр башкачарак шул. Атнага 0,1-1 сәгать кергән дәрестә балага әдәби татар телен өйрәтүе җиңел түгел. Шәһәрдә туып үскән ата-аналарга, гаиләдә балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтегез, дип тә әйтеп булмый. Аларның күпчелеге үзләре дә татарча белми бит», – дип уфтандылар шәһәр мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре.

Ә менә Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә эш башкачарак икән. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Ягудина белдерүенчә, әти-әниләр дә, балалар да ана теленә карата уңай карашта, хәтта расписаниедә билгеләнгән дәресләр санын арттыруны сорыйлар.

Иске Кулаткы районында да ана телен укытуда җитди проблемалар юк икән.

«Туган тел укытучылары Әлфия ЗаитоваРәсимә АлиеваРуфия Сәйфетдинова һәм Гөлфия Измайлова – районыбыз горурлыгы. Аларда төпле белем алган укучылар ана теле буенча өлкә, төбәкара олимпиадаларда катнашып, һәрдаим призлы урыннар алалар», – диде районның татар автономиясе вәкиле, «Күмәк көч» газетасы баш мөхәррире Сабира Абитова.

Татарстанның мәгариф үсеше институты доценты, дәреслекләр авторы Лилия Гыйләҗева Ульяновск өлкәсе педагогларын Казанга, укытучыларның белемен камилләштерү курсларына чакырды.

«Безнең кафедра Россия төбәкләрендәге укытучылар өчен ел дәвамында төрле семинарлар, форумнар оештыра. Ел саен безнең курсларда илледән артык педагог һөнәри белемен камилләштерә», – диде Лилия Гыйльметдин кызы.

«Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова милләт җанлы педагогларны өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасына язылырга чакырды.

«Газета битләрендә төрле темаларны яктыртырга тырышабыз. Укытучылар һәм укучылар өчен дә файдалы, кызыклы, кирәкле мәгълүматлар җитәрлек. Ай саен чыгып килүче «Балалар сәхифәсе»н дәреслек итеп кулланырга мөмкин», – диде ул.

Өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәпләр һәм балалар бакчаларын дәреслекләр, әдәби китаплар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уеннар белән тәэмин итеп торулары өчен Татарстан мәгариф министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, федераль татар мохтариятенә һәм ана теле укытучыларының төп терәге, таянычы булган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафинга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Туган тел укытучыларының традицион август киңәшмәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары, Ульяновск шәһәренең 20 нче балалар бакчасы нәниләре һәм 64 нче мәктәп укытучылары чыгышы белән тәмамланды».

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*